Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Газетага язылыгыз дигән сүзләрегезне кызыгып кына укыйбыз. Карагуҗада почта эшләми, без ничек итеп газета алдырыйк соң? Шушындый зур авыл җирлегендә почта да булмасын инде. Бу мәсьәләне район күләмендә хәл итәргә кирәк.

Күл буенда бер кафега кердем. Әй андагы  матурлык, хозурлык! Тау ягу кухнясы да бик тәмле,  хезмәт куючы егетләр дә йөгереп кенә йөри. Эх,  юбилеемны уздырганчы, шушында  кереп карап чыккан булсам, нинди яхшы буласы булган икән. Мин туган көнемне уздырган  кафедагы  официанткалар аягүрә йоклап йөрде, кунакларга бу ошамады билгеле.

***

Шәһәрдә балаларга уйнарга мәйданчыклар ясыйлар, шуарга таулар. Ә авыл балаларына боларның берсе дә юк. Калада исә ишек төбенә кадәр чистартып бирәләр, әле халык зарлана, риза түгел. Канәгать булмасагыз, чыгыгыз да көрәгез, себерегез. Әнә авыл баласы капка төбен дә көри, мәктәп территориясен дә чистарта. Авыл баласына шул дворник акчасы өчен бүләк бирсәләр дә була. Яңа ел корпоративларын үткәрергә акча табалар бит.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги:

2
X