Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ДҮРТ АЯКЛЫ ДУСЛАРЫБЫЗ ДОШМАНГА ӘЙЛӘНДЕ БУГАЙ

Яшел Үзән районы буенча Роспотребнадзор бүлегендә теркәлгән мәгълүматлар буенча, кешеләрне хуҗасыз этләр тешләгән очракларның саннары түбәндәгечә: 2018 елда – 498, ә агымдагы елның 4 аенда 181 факт (бу узган ел белән чагыштырганда 40%ка күбрәк).

Шуларның 56 очрагы – балалар (шулай ук,  2018 елда шул вакыт аралыгына караганда 44%ка артык). Болар билгеле очраклар. Ә Роспотребнадзор белмәгәннәре күпме?!

Бүгенге көндә хуҗасыз этләр проблемасы иң актуаль темаларның берсе һәм ул бөтен дөньяда бар. Әмма безнең илдәге кебек урам этләре башка беркайда да юк. Шул исәптән, үзебезнең Яшел Үзәндә дә өере белән йөрүче дүрт аяклы «дусларыбыз»ның саны чаң кагарлык дәрәҗәдә.   Аларның күпчелеге элекке йорт хайваннары һәм шуларның дәвамчылары. Кыргыйланып бара торган этләргә каршы көрәш – комплекслы чаралар таләп итүче процесс. Бу: тоту һәм юк итү, эт асраучыларга карата закончалыкны кырысландыру, аларны ашатучы «йомшак күңелле» гражданнарга штрафлар билгеләү, азык табып булырлык ташландык урыннарны булдырмау. Кешеләргә куркыныч тудыручы әлеге җан ияләрен киметү, үрчемнәре артуга юл куймаслык даими һәм колачлы булырга тиеш. Ел дәвамында популяцияне 80 процентка киметү, киләсе елда аның саны артуга юл куймаячак. Әмма бу эшне башкарырга финанслар кирәк шул. Ә ул бик аз. 2017 елда сукбай этләрне киметү максатына безнең районга 91 100 сум бирелгән. Бу нибары 43 эткә җитә дигән сүз. 2018-2019 елларда 57 этлек акча бүленгән. 
– Гамәлдәге финанслау эшне тиеш­ле дәрәҗәдә башкарырга һәм халык иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирми, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Сапожников. – Халык контроле һәм кайнар линиягә район һәм шәһәребездә яшәүчеләрдән сукбай этләрне аулау һәм аларның кешеләргә һөҗүм итүе буенча бик күп мөрәҗәгать кабул ителә. Узган елларда шундый 400 гариза алынды, ә агымдагы елда – 120. Яшел Үзән районы караучысыз калган этләрне тоту, җыю буенча махсус оешма «ВетДом» ААҖ белән ел саен килешү төзи. Ул мондый эш белән шөгыльләнүче лицензияле бердәнбер оешма һәм бездән кала Казан шәһәре, тагын 9 район территориясендә хезмәт күрсәтә. Шуңа күрә, гаризалар буенча оператив рәвештә эшне башкару авыр һәм мөмкин дә түгел. Мондый махсус оешмалар һәрбер муниципаль районның үзендә булырга тиеш. 
Хәзерге вакытта хуҗасыз этләрне тоту һәм асрау буенча чаралар уздыруны оештыру өчен субвенцияләрне хисаплауның яңа  методикасын раслау процессы бара. Яшел Үзән муниципаль районында 2020 елга ясалган исәп-хисап буенча, ул 923,3 мең сум тәшкил итә, ягъни 446 эт дигән сүз. Финанслау бер хәл, ә аның тулысы белән билгеләнгән юнәлештә кулланылуы – бөтенләй башка... Әгәр дә, чынлап та радикал ысулларны эшкә җикмәсәләр, берничә елдан урамга чыгарга куркыныч булачак, дөньяны сукбай этләр басачак...   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X