Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәрескә соңга калган өчен класстан куып чыгарырга ярыймы?

– Шәһәребезнең башка районына күчендек, әмма улыбыз яңа мәктәпкә йөрүдән баш тартты. Һәм һәр көн иртән укуга аңа шәһәрнең башка читенә барырга кирәк. Бик сирәк булса да, кайвакытта дәрескә дә соңга кала. Ике атна элек укытучы аны класстан куып чыгарган. Бу дөрес гамәлме?

– Балаларны класстан куып чыгарырга ярамый, бигрәк тә соңга калган өчен. Мәгариф оешмасының җитәкчесенә (сезнең очракта мәктәп директорына) язма рәвештә шикаять язарга кирәк. Һәм ата-ана төпле җавап алырга тиеш. Чөнки алар салым түләүче буларак, балаларының укуы өчен түлиләр. Шуңа, укытучы дәреснең һәр минуты өчен сыйныфта булган балалар исәбенә тиешле акча ала. Укытучы, шулай ук, укучысына иминлек тәэмин итәргә бурычлы. Ә ул моны баланы куып чыгарып эшли аламы соң? Бу бик тупас кагыйдә бозу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев