Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дөрес карар халык фикерен исәпкә алып кабул ителәчәк

Бу атнада Яшел Үзән районы башлыгы җаваплы җитәкчеләр белән шәһәрне карап чыкты.

Иң әүвәл ул «Авангард» стадионында һәм Горький исемендәге мәдәни үзәк янындагы урман паркында булды. Бу көннәрдә интернет киңлекләрендә әлеге паркта агачларны кисеп, «Макдональдс» төзеләчәк дигән мәгълүмат чыккан иде. Һәм, билгеле инде, бу мәсьәлә буенча халык арасында шау-шу кузгалды. Бүгенге көндә аның бинасын урнаштыру вариантлары бар, бу – «Авангард» стадионы да, Мирный мик рорайоны да. Шәһәр яшьләре «Полукамушки» тарихи кварталы кебек территорияне дә тәкъдим итә.

Төгәл карар әлегә юк һәм шәһәрлеләрдән имеш-мимешләргә, фейкларга ышанмауларын, ә бары рәсми чыганакларга гына таянуларын сорыйбыз. Яшел Үзән мэры төрле территорияләрне карарга кушты. Шунысын ассызыклыйбыз, Горький исемендәгә мәдәни үзәк янындагы урман паркы бу исемлеккә керми. Моннан тыш, ул анда бернинди урман киселмәячәген, ә «Макдональдс»ның яңа предприятиесе төзелешен иҗтимагый фикер алышуга тәкъдим итәргә һәм шәһәр төзелеше советында карарга кирәклеген хәбәр итте, аннары гына дөрес карар кабул итәргә мөмкин булачак.

Элеккеге «Джумба» күңел ачу комплексында реконструкция эшләре башланган, башлык аның хәзерге милекчеләре белән очрашты. Биредә гаилә белән ял итү урыны булдыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта проектны тормышка ашыру өчен партнерлар эзләнә.
Михаил Афанасьев башлангычны хуп ларга вәгъдә бирде.

Моннан тыш, Яшел Үзән шәһәр прокуроры Сергей Егоров белән бергә мэр шәһәр күле территориясен дә карап чык ты. Аны чистарту буенча чаралар планын эшләргә кушты. Шулай ук мондагы фонтанны яктыртыла торган һәм музыкаль итеп эшләтү мәсьәләсен дә уйларга кирәклегенә басым ясалды.
Җитәкчеләр «Полукамушки» тарихи кварталын да карады. Монда территорияне тәртипкә китерү һәм инвесторлар белән эшне көчәйтү буенча җаваплы белгечләргә йөкләмә бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев