Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Домла» – укытучы – бу горур яңгырый

90нчы елларда Яшел Үзәнгә элекке союздаш республикалардан йөзләгән пенсионер күченеп килде. Районыбызда ун елдан артык «килүчеләр» Ветераннар Советы эшли. Александра Сидилева җитәкчелегендәге әлеге оешма сафында өч йөздән артык кеше: Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт, хезмәт ветераннары, тол хатыннар, тыл хезмәтчәннәре һ.б. Бүген сезгә 15 гыйнварда 90 яшен тутырган якташым, тыл хезмәте аксакалы Мөхәммәтша Әхмәтов турында сөйлисем килә.

Ул – Ульяновск өлкәсе, Николаевск районы Әхмәтләй авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килгән. 1943 елда язмыш җилләре алар гаиләсен Үзбәкстан якларына юллый. Шулай итеп аның хезмәт юлы Андижан өлкәсе, Алтынкүл районында уза. Башта колхозчы, аннары педучилище һәм пединститут. 1947-1957 елларда үзбәк сыйныфларында рус теле һәм әдәбиятын укыта. Шуннан соң ун ел дәвамында район методика кабинетын җитәкли. Алдынгы укытучыларның тәҗрибәләрен өйрәнеп тарата, район һәм өлкә педагоглары белән методик семинарлар уздыра. 1968 елда Алтынкүл райкомы халык мәгарифе хезмәткәрләре профсоюзы рәисе итеп билгеләнә. Мөхәммәтша Мәхмүт улы әлеге вазифаны  20 ел дәвамында – лаеклы ялга чыкканчы башкара. 1988 елда халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзларының обком президиумы әгъзасы итеп сайлана. Иҗтимагый башлангычларда 2003 елга кадәр эшли.
 

Тулырак язманы газетаның узган җомга санында укырга мөмкин.

Ренат Шәрипов.
Яшел Үзән  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев