Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Документсыз сыра

Сәүдә нокталарында алкогольле эчемлекләр сатылышы һәрвакыт җитди контрольдә тотыла. Законнар да катгый. Әйтик, аны сатуның вакыты билгеләнгән, тиешле документлары да булырга тиеш.

Татарстан Респуб­ликасы  Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре  Яшел Үзән эчемлекләрне салып сата торган бер  кибеттә сыраның документсыз сатылуын ачыклаган. Нәтиҗәдә 490 литр сыра сатудан алынган. Тикшерү әле дәвам итә.
– Шуны билгеләргә кирәк, тикшерү  «Халык контроле» Дәүләт мәгъ­лүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне  карау нәтиҗәләре буенча  кузгатылган эшләрне  административ тикшерү кысасында алып барылды, – дип аңлата Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе Рифат Сөнгатуллин. – Игътибарлы гражданин – мөрәҗәгатьләр авторына 3 мең сум күләмендә акчалата бүләк биреләчәк.
Тикшерүләргә караганда, эшмәкәрнең бу беренче генә закон бозу очрагы түгел. Агымдагы елның җәендә ул 1,5 литр­дан зуррак булган полимер тарада сыра саткан өчен  административ җаваплылык­ка тартылган булган инде.  2018 елның 23 маенда  шәһәрнең тагын бер кибетендә 3 литрлы пластик шешәләрдә сыра сату очрагы  ачыкланган.
Менә бит алкоголь эчемлекләр сәүдәсендә дә әледән-әле тәртип бозып тотылучылар булып тора. Аларны хәтта штрафлар куркытмый. Әмма һаман-һаман тәртип бозып торсалар, кулланучыларын  алар һичшиксез югалтачак.

фото https://vedtver.ru алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев