Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дөньяны үзгәрткән шәхес

Хәзерге вакытта халык хәтереннән югалып баручы, илебездә генә түгел, бөтен дөнья яшәешенә үзгәреш керткән тагын бер даһи шәхес яз көне дөньяга килгән.

Ул – олырак буын вәкилләре өчен озак еллар дәвамында өлге булып торган, сызган эзе, тәгълиматлары буенча яшәткән юлбашчы – Ульянов-Ленин Владимир Ильич (1870-1924). Аның турында да газетабыз битләрендә хатирәләрне кыс кача гына яңартып алыйк әле.

Менә инде йөз елдан артык большевиклар дәүләтен төзүченең кем булуы турында бәхәсләр тынмый: гениаль сәясәтчеме, әллә гениаль залиммы ул? Әмма, бу кешенең дөньяның астын-өскә әйләндерү фактын беркем дә инкарь итә алмый.

Владимир Ульянов Сембердә авыл дворяны гаиләсендә туган. Аның өлкән абыйсы террорчылык эшчәнлегендә катнашкан өчен җәзалап үтерелгән, әмма Ульяновлар гаиләсендә бу чагылыш тапмаган. Владимир, хәтта, гимназияне алтын медальгә тәмамлый ала.

Ул инде университетта ук революция эшчәнлеген башлый. Ульянов «Халык ихтыяры» оешмасына керә, студентлар бунтында катнаша. Аны университеттан куалар һәм полиция күзәтүе астына алалар. Марксизм теориясен һәм практикасын актив өйрәнү аны Плеханов белән очраштыра. 1890 ел тирәсендә Ульяновның радикаль позициясе формалаша башлый.

Владимир Ульянов имтиханнарны вакытыннан алда тапшыра һәм адвокат ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Шул ук вакытта, аның сәяси эшчәнлеге тукталмый. Башкалада ул «Эшчеләр сыйныфын азат итү өчен көрәш берлеге»н (1895) оештыра. 1897 елда Владимир Ульянов кулга алына һәм Шушенскига сөрелә.

Владимир Ильич Ленин (1901 елдан үзенә шундый псевдоним ала) революциянең төп көче итеп грамоталы һәм бердәм эшчеләр классын күрә. Аларны оештырасы гына кала. 1905 елгы революция, алдынгы идеология белән илһамланган Россия пролетариатының чын көчен күрсәтә.
Революциянең җиңелүе Ленинны чит илгә качарга мәҗбүр итә һәм Россиягә ул 1917 елның февраленнән соң гына кайта. Монархияне юкка чыгаручылар тарафыннан төзелгән компетентлы булмаган Вакытлы хөкүмәт илне тупикка тери. Хакимиятсезлек вәзгыятендә, Ленин җитәкләгән партия переворот оештыра һәм җаваплылыкны үз өстенә ала.

Гражданнар сугышының иң авыр, җимереклек һәм власть өчен көрәш шартларында, Владимир Ульянов-Ленин яңа Россия белән тулы җиңүгә кадәр җитәкчелек итә. Алар тарафыннан яңа типтагы дәүләт оештырыла, анда хакимият хезмәт халкына бирелә, ә буржуазия һәм дворяннар дошман элементлары дип игълан ителә.

Берничә ел киеренкелек һәм яралану нәтиҗәсендә (1918 елда теракт була), Ленинны әкренләп эштән китәргә мәҗбүр итәләр. Ул Горькида яши баш лый һәм боль шевиклар үткәргән сәясәткә үзенең зур авторитеты белән йогынты ясый. 1924 елның кышында, авыру кискенләшкәннән соң, дөньякүләм пролетариатның юлбашчысы вафат була.

Гражданнар сугышы корбаннарына, террорга, сыйнфый билгеләр буенча чистартуларга карамастан, В.И. Ленин партиясе Россия дәүләтчелеген, гомуми хаос шартларында да, саклап калуын аңларга кирәк. СССРда яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр үрнәге, дөнья тарихы үсешенә сизелерлек йогынты ясый. Ә Владимир Ленин сынап караган нәтиҗәле сәяси технологияләр, коммунистлар тарафыннан булдырылган Советлар Союзын ике көчле державаның берсенә әверелдерер гә ярдәм итә. Кызыл империя мирасын хәзерге Россия әлегә кадәр файдалана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев