Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәүләт үз эшен ачучылар яклы

Яшел Үзәндә бу атнада республиканың күчмә баланс комиссияләре булып, шуның кысасында түгәрәк өстәлләр оештырылды.

Әлеге чарада ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау, федераль салым хезмәте идарәсе, ТР Икътисад министрлыгы, Яшел Үзән районы башкарма комитеты вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр, юридик затлар, үзмәшгульләр катнашты.

Очрашуны ачып җибәргән Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев әлеге чараларның мөһим булуын билгеләде: 
–Безгә мондый очрашулар бик кирәк. Яшел Үзән башка шәһәрләргә караганда үзенчәлекле. Бездә икътисадый мәйданчыклар, ТОСЭР булу, Казанга һәм башка республикаларга якын урнашу конкурентлыкны арттыра. Без бөтен эшмәкәрлекне кабул итәргә әзер. 
Аралашу түгәрәк өстәл форматында барып, аларда эшмәкәрләрне финанс һәм финанс булмаган яклау чаралары, биржа мәйданчыгында Интернет-сәүдә инструментлары, яңа сәүдә базарлары, авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм үзмәшгульлек кебек темалар күтәрелде. 
Үзмәшгульлек турында сөйләшүдә ТР Президентының кулланучылар хокукын яклау вәкиле теркәлү, мобиль кушымта урнаштыру һәм башка өстенлекләр турында аңлатты. Үз эше булган һәм аннан табыш алган кешеләр хәзер махсус режим буенча салым органында «Мой налог» мобиль кушымтасы яисә «Мой налог» вэб-кабинеты һәм махсус режимда эшләүче банклар аша теркәлә ала. 
«Мой налог» – Россия салым системасының рәсми кушымтасы. Ул һөнәри табышка салым түләүче сыйфатында теркәлү, сатып алучыга чек бирү, салым суммасы турында белдерү алу һәм салымны раслау максатыннан белешмә ясату өчен кирәк. Мондый кушымта урнаштыру уңайлы, әйтик, теркәлү өчен салым органына барырга, документлар тутырырга кирәкми. 
Үзмәшгуль буларак теркәлү өчен еллык табыш 2 миллион сумнан артмаска тиеш. Пенсия фондына взнос түләү-түләмәү мәҗбүри түгел һәм салым да табыш булганда гына түләнә. Гомумән, теркәлү дә мәҗбүри түгел, ә теркәләсең икән, өстенлекләре күп.
Түгәрәк өстәлдә катнашкан «Үзмәшгульләрне яклау үзәге» генераль директоры һәм үзмәшгуль кондитер Лиана Пахарева.
– Үз эшеңне ачып җибәрүче сыйфатында теркәлү законнардан курыкмыйча, салым һәм бухгалтерлык исәп-хисабын алып бармыйча эшләргә мөмкинлек бирә, – диде ул. – Үзмәшгульләр бизнес алып баруның бөтен кыелыкларыннан азат.
Ул үзенең бу системада беренчеләрдән булып теркәлүе, моны күптәннән көтүе турында сөйләде. Ул үзе зефир ясап сата, башка үз эшләре белән шөгыльләнгән кешеләргә ярдәм итә, консультацияләр, мастер-класслар бирә, сату мәйданчыклары эзли. Казанда үзмәшгульләргә хәзер “Ворлдскиллс” мәйданчыкларын да файдаланырга мөмкинлек бирәләр икән. 
Берүк вакытта баланс комиссиясенең икенче төркеме Яшел үзән предприятиеләрендә булды. Белгечләр аларның проблемаларын ачыклады, икътисади күрсәткечләре белән танышты.
Мондый форматтагы очрашу яшел үзәнлеләр өчен бик файдалы булгандыр һәм алар моны үз эшләрендә һичшиксез кулланыр дип, ышанып әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев