Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәүләт Советына сайлауларда партияләрнең бюллетеньнәрдә урнашу урыннары билгеле булды

ТР Үзәк сайлау комиссиясе сәяси партияләр һәм сәяси берләшмәләр арасында жирәбә үткәрде. Җирәбә салу бердәм республика сайлау округы буенча VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирү өчен сайлау бюллетенендә партияләр исемнәрен һәм эмблемаларын урнаштыру тәртибен билгеләде.

Җирәбә салу очраклы сайлау ысулы белән үткәрелде. Партия вәкилләре катнашында ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисовна конвертларга зур номерлы кәгазь битләрен салды. Конвертлар берничә тапкыр буталып, өстәлгә очраклы тәртиптә куелды.

Партия вәкилләре конвертларны сайлады һәм ачты, шул ук тәртиптә ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларында катнашу өчен теркәлгән номерларны игълан итте. Конвертны беренче булып «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев сайлады, аннары конвертларны бер-бер артлы КПРФ республика комитеты исемлегенә кандидат Динара Хәлимдарова, «Гадел Россия» кандидаты Рушания Бильгильдеева, төбәк бүлеге координаторы һәм ЛДПРдан кандидат Владимир Сурчилов, «Россия коммунистлары» исемлегеннән кандидат Альфред Вәлиев, РОСТА партиясеннән кандидат Гөлшат Заһидуллина, «Социаль гаделлек өчен Россия Пенсионерлар  партиясе»ннән кандидат Виталий Смирнов сайлады.

 Жирәбә нәтиҗәләре буенча партияләрнең исемнәре һәм эмблемалары сайлау бюллетенендә түбәндәге тәртиптә урнашачак:

№1 - «Бердәм Россия»

№ 2 - «Социаль гаделлек өчен Россия Пенсионерлар Партиясе»

№ 3 – КПРФ

№ 4 - «Россия Коммунистлары»

№ 5 - «Гадел Россия»

№ 6- РОСТА партиясе

№7- ЛДПР

Сайлау бюллетенендә сәяси партияләрнең исемнәрен һәм эмблемаларын урнаштыру тәртибен билгеләү өчен җирәбә үткәрү зарурлыгы «Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында»гы Федераль Закон һәм Татарстан Республикасы Сайлау кодексы нигезендә үткәрелә.

VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә узачак. Депутатлыкка 438 кандидат сайлап алына. 100 депутат сайлана: 50 – бердәм республика сайлау округы буенча, 50 – бер мандатлы сайлау округлары буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев