Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәүләт хезмәткәре үзмәшгуль була аламы?

Үзмәшгульләр буенча пилот проекты гамәлгә кергәннән соң, сораулар да туды. Дәүләт хезмәткәрләре үзмәшгуль статусы алырга һәм НПД (һөнәри керемгә салым) түләргә хокуклымы?

«Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча федераль әһәмияткә ия Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә һәм шулай ук, Татарстан Республикасында тәҗрибә үткәрү турында”гы законның 6 маддәсен карыйк. Анда: “Әлеге гамәлдәге Федераль закон өчен түбәндәге затларның керемнәре салым түләү объекты була алмый: ... 4) дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр (бу торак бүлмәләрен арендага биргәннән кергән керемнәренә кагылмый);
Ягъни, дәүләт хезмәткәрләре, торак бүлмәләрен (фатирларын) арендага тапшырсалар гына, үзмәшгуль була ала. Башка вариантлар юк һәм якын ун елда булмас та. Эш шунда, законның үзендә үк аңа мораторий 10 ел вакытка билгеләнгән. Дәүләт хезмәткәрләре өчен калган башка төр эшчәнлек үзмәшгульлек сыйфатында мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X