Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәүләт Думасында гаугалы күршеләр өчен җәзаны катгыйландырырга тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутатлары торак йортларда 23:00 сәгатьтән 07:00 сәгатькә кадәр шау-шу куптарган күршеләр өчен җәзаны катгыйландырырга тәкъдим итте.

Закон проекты турында «Известия» га парламентның түбән палатасындагы хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты әгъзасы Ольга Павлова сөйләде. 

Газета хәбәр иткәнчә, гади гражданнар өчен акчалата җәза — 5 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 50 меңнән 150 мең сумга кадәр булыр дип көтелә. 

Проект нигезендә, фатир милекчеләренә тынлыкны һәрдаим бозган өчен, әйтик, аена ике тапкырдан да артык административ штраф салыначак. 

Кешеләргә кафе яки яшәгән йортларындагы башка бина (мәсәлән, шәраб салу бирү кафесы )комачаулый икән, предприятиенең эшчәнлеге 90 көнгә туктатылырга мөмкин. 

«Кешенең гадәти тормыш эшчәнлеге» дип аталучы аваз яки тавышлар чыгуы, тынлыкны бозу дип саналмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев