Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәүләт бүләге

Югары дәүләт бүләге – Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы федераль хезмәтнең 8нче отряды җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин бүләкләнде.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру буенча тантаналы чара 12 июнь – Россия көнендә Казан Кремлендәге Губернатор сараеның Ак залында булды. Татарстанлыларга бу югары бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Ул аларга республиканың социаль-икътисади үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәтен белдерде.

 

Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медаленә Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин да лаек булды.  Чара  гомуми фотога төшү белән тәмамланды. Аннан соң  Казан Кремленең Пушечный дворында 12 июнь – Россия көне уңаеннан тантаналы кабул итү булды.

Исегезгә төшерәбез, Зөфәр Хәлиуллин Яшел Үзән гарнизоны белән 2000 елдан бирле җитәкчелек итә. Янгын сагында аның гомуми стажы - 43 ел. Аның янгын эшен үстерүгә һәм янгынга каршы  куркынычсызлыкны булдыруга керткән өлеше  Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы  һәм МЧС җитәкчелеге ягыннан күп тапкыр югары бәяләнде. Ә инде республика Президенты кулыннан алынган “Фидакарь хезмәте өчен” медале  Зөфәр Хәлиуллинның профессионализмының һәм намуслы хезмәтенең югары бәяләнүен тагын бер тапкыр раслады. Котлыйбыз!

Резидә Йосыпова,

Яшел Үзән янгын-коткару гарнизонының  матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск государственная награда за доблестный труд медаль Республики Татарстан