Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Диңгез җиле кагылса, ул – гомерлек

Һөнәри бәйрәм

Россия Федерациясе Хәрби-диңгез флоты көне (ВМФ) – Россиянең диңгез чикләре сагында торучыларның һөнәри бәйрәме. Әлеге көн ВМФ офицерларына һәм диңгезчеләренә багышланган булса да, аны бәйрәм итү масштабын бөтен халыкныкы дип атарга була.

Бу көн безнең шә­һәрдәшләргә аеруча нык кагыла, чөнки А.М.Горький исемендәге заводта ил флоты өчен суднолар төзелә. Заводлылар ясаган хәрби кораблар ил чикләрен саклый.


Әлеге көн уңаеннан кызыклы шәхес белән сөйләштек. Флотны узган, эчке кухнясын күргән һәм хәзер дә шул юнәлеш белән баручы кеше ул. Хәзер «АК Барс» Суднолар төзү Корпорациясендә куркынычсызлык хезмәтендә эшли.


Илдар Абдуллин флотның бик катлаулы участогы – су асты көймәсендә хезмәт иткән. Диңгезчеләрнең флотка эләгү белән бәйле үзара русча мәзәк сүзләрен ишеткән бар: «Попал – гордись, не попал – радуйся». Бу дөреслеккә туры киләдер, чөнки су астыннан тәүлекләр буе чыкмыйча, өскә чыгарга тансыклаган моряклар саф һаваның кадерен белә. Шуңа бу көймәләргә (көймә дип әйтергә тел әйләнми) теләсә-кемне алмыйлар: бер яктан сәламәтлегең космонавтларныкы кебек булырга, икенче яктан андагы катлаулы техника һәм шартлар сине куркытмаска тиеш. Ә дисциплинаны әйтеп тә торасы юк.

Илдар Абдуллин Яшел Үзәндә туып-үскән, механика көллиятен тәмамлау белән 2000 елда армиягә Хәрби-диңгез флотына билгеләнеп, Ломоносов шәһәренә 17нче флот экипажына эләгә. Анда да сайлау нык була. Яшел Үзәннән 23 кеше булып, шуларның 12се генә Кронш­тадның уку үзәгенә барып җитә. Анда ярты ел өйрәткәннән соң тагын төрле флотлар буенча билгеләнәләр. Илдар ике тапкыр Кызыл Байрак­лы Балтыйк флотындагы су асты көймәләре бригадасына җибәрелә.

 

– Безнең бурыч су ресурсларын саклау, әйтик, Финляндия белән чикне патрульлектә тоту, хәрби корабларны озатып бару булды, –дип сөйли Илдар Абдуллин. – Мин «БЧ-5»тә, ягъни эчке яну электр двигательләре бүлеге командиры, ә увольнениегә киткәндә 1нче статьядагы старшина идем. Су асты көймәсенең двигателе урнашкан отсекта хезмәт иттем. Беренче суга төшү һәр диңгезченең хәтерендә каладыр. Башта куркыныч, уңайсыз була, ябык пространство белән су басымы кысып алган кебек. Басым астында хәтта тартып сузылган җеп асылынып кала. Моңа, әлбәттә, әкренләп күнегәсең. Чөнки су астына төшкәнче барокамералар аша сине нык тикшерәләр, өйрәтәләр. Әмма, барыбер үзең төшеп карамыйча барысын да аңлап бетермисең.


Илдарның әтисе – Альберт Абдуллин да подводник булып, Владивос­токта хезмәт иткән, Мозамбик, Кубаларга кадәр барып җиткән, нейтраль суларда йөзгән. Ә хәзер 20 яшьлек улы Рөстәм дә дәү әтисе һәм әтисе эзеннән механика көллиятен тәмамлау белән үз теләге белән контракт төзеп, Новороссийск флотына подводник булып киткән. Абдуллиннар нәселен диңгез магнит кебек тарта. Хәзер инде уллары өчен ут йотып та, шул ук вакытта горурланып та яшәргә кала. Әлбәттә, улларының уе – флот юнәлешендә укуын дәвам итеп, офицер булу. Бәлки шулай әтисен дә узып, югарырак дәрәҗәгә ирешер.


Илдар Абдуллин сөйләгәнчә, алар су астына иң күбе 25 тәүлеккә чык­кан. Кайткач казармаларда яшәгәннәр. Диңгезгә чыгарга әмер була икән, шунда ук әзерлек башланган, көймәгә кирәкле җиһазлар, корал, ашамлыклар төялгән, зарядкага аккумуляторлар куелган. Аккумуляторларны урнаштыргач тынлык режимына күчкәннәр, андый вакытларда тавыш чыгармас өчен экипаж өйдә генә кия торган аяк киемнәрендә йөргән, бу режимнан соң көймә дизель ягулыгына күчкән. Әйе, су асты көймәсенең үз кагыйдәләре яшәп килә.

 

– Экипажда без барлыгы 56 кеше идек. Безнең көймә иске, 56нчы елгы булса да, бәхеткә, гадәттән тыш хәлләр чыкмады. Әгәр дә андый-мондый авария чыга калса, «яшәү өчен көрәш» режимы башлана. Башкаларга зыян китермәс өчен һәр бүлек бикләнә һәм аварияне үзе торгыза. Экипаж бер гаилә кебек, подводникларны еш кына «томат соусындагы килька» дип атыйлар, шалтай-болтай йөреп, башкаларны куркыныч астына куярга хакың юк. Җаваплылык – беренче планда. Су астында ашату да бик яхшы булды. Ит ризык­лары бик күп бирелә иде. Ботка бөтенләй булмады. Шуңа да кайткач ярты ел гел ботка гына ашадым, сагынылган, –дип искә төшерә героебыз.

Илдар Абдуллин армиядән соң Яшел Үзән заводларының берсенә эшкә урнашырга теләсә дә, барысы да: «безгә белгеч кирәк» дигән сылтау белән кире борганнар. Ә юкка, подвод­ник иң дисциплиналы һәм оста хезмәткәр булыр иде. Нәтиҗәдә, ул милициягә барып урнаша. Анда җинаятьләрне эзләү бүлегендә дә эшли һәм Васильево милиция бүлеге җитәкчесе урынбасары була. Пенсиягә подполковник дәрәҗәсендә китә. Анда эшләгәндә 2нче Чечня сугышына барырга туры килә. Анысы инде аерым тарих.
Кыскасы, Абдуллиннар гаиләсе барысы да хәзер погонлы. Хатыны Лилия – полиция ма­йоры, хәбәрсез югалган җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе. Хәзер декрет ялында булып, кызлары – Аэлинаны тәрбиялиләр. Кем белә, бәлки, ул да алар эзеннән китәр. Ә инде диңгез чире ныклап кагылса, анысы инде гомерлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев