Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Динар Хәлилов: «Район көрәшчеләрен республикада танытасым килә!»

Норлат спорткомплекс «мәйданы» быел да яшь көрәшчеләрне үзенә җыйды. милли спорт төре саналган татарча көрәш белән шөгыльләнүче яшьләребезнең елдан-ел арта баруы шатландыра.

Ярышта барлыгы тугыз команда: Казанның Авиатөзелеш, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Кайбыч, Чүпрәле, Биектау һәм Яшел Үзән районы көрәшчеләре катнашты. Быел 14-16 яшьлек яшүсмерләр һәм алардан да кечерәкләр арасында барган ачык «Көрәш» турниры СССРның спорт мастеры, Татарстан республикасының атказанган тренеры, шулай ук ТРның атказанган физик культура хезмәткәре Динар Хәлилов кубогына иде. Күрше Мулла Илендә туып үскән Динар Хәлиловның һәр авыл малае шикелле кечкенәдән сабан туйларында катнашып, үзен көрәштә сынап карыйсы килә. Менә шул балачактан кереп калган җиңү теләге аны зур спортка китерә дә инде. «Элек бит җиңгән өчен яулык­лар, сөлгеләр бирәләр иде. Яшел Үзән шәһәрендә өч ел җиңүче булып калдым, самовар, велосипед, тагын нәрсәләрдер алдым шунда. «Ә тәкә», – дим? Тәкә әле соңрак бирелә башлады», – дип искә алды ул елларны Динар абый. Хәрби хезмәттә ул Германиядә була, СССРның хәрби көчләре чемпионы исемен алган егет анда тугыз ел хезмәт итә, хәрбиләрне физик культурага, спортка өйрәтә. Аннан кайткач татар-башкорт көрәше буенча 15 еллап шөгыльләнә, 36 ел исә Россия командасының көрәш буенча тренеры булып эшли.

Язманың дәвамы газетаның чәршәмбе санында (№6).

Камил Шәкуров һәм Адел Хәлилов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев