Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Диагностика үзәге дә «матур күлмәк киячәк»

Соңгы елларда халыкка хезмәт күрсәтү учреждениеләренең төзеклегенә, җиһазландырылышына, клиент-хезмәткәр мөгамәләсенә зур игътибар бирелә. Бигрәк тә хастаханә-дәваханәләрнең пациентларын елмаеп-балкып каршы алулары шатландыра. Заманча ремонт ясалган, тиешле әсбаплар белән тәэмин ителгән эш урыны табибларны да ягымлырак итеп, сырхауларга икеләтә шифа ясый.

Бу, чынлап та, шулай. Көн дәвамында, аннан һәм моннан штукатурлары яргаланган яки бөтенләй коелган диварларга карап, ертылган ленолиумга әллә ничә абынып, ярыкларыннан җил сызгырып торган тәрәзәле кабинетта, узган гасырда алынган өстәл артында авыруларны кабул итәсе бер дә күңелле түгел. Үзеңдә булмаган яхшы кәеф белән ничек бүлешәсең ди?! Барысы да үзара бәйләнгән. Менә Яшел Үзәндә тиздән тагын берничә медицина корылмасы танымаслык булып үзгәрәчәк. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына караган амбулатор-поликлиника учреждениеләрендә төзекләндерү эшләрен башкару планын раслады.  Ул  2017-2018 елларга исәпләнгән. Шуның белән бәйле рәвештә, әлеге прог­рамма финанс ягыннан да Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан тәэмин ителгән.
2018 елда шәһәребезнең диагнос­тика, 3нче һәм 4нче поликлиникаларына капиталь ремонт ясалачак дип фаразлана. Диагностика үзәге бинасында төзекләндерү эшләре инде 29 гыйнварда ук башланачак. Шул сәбәп­ле, бу дәваханә үз пациентларын, Үзәк район хастаханәсенә караган  түбәндәге структура бүлекчәләрендә кабул итәчәк:

1нче поликлиника
(Энгельс урамы – 25, регистратура телефоны: 5-73-02):

1. Поликлиника мөдире, өлкән шәфкать туташы;
2. Процедура кабинеты (тикшерү өчен кан алу);
3. Лаборатория (кан, сидек, тизәк, какрык гомуми анализлары);
4. Табиб – гинеколог;
5. Табиб – отоларинголог;
6. Табиб – офтальмолог;
7. Табиб – терапевт;
8. Табиб – проктолог;
9. Табиб – дерматолог;
10. Физиотерапевт кабинеты;
11. Функциональ диагностика (ЭКГ, ФВД) кабинеты;
12. Ультратавыш диагностикасы кабинеты.
     
 Медицина профилактикасы үзәге (Тургенев урамы – 10, регистратура телефоны: 5-74-22):
1.Массаж;
2.Табиб – аллерголог;
3.Табиб – ревматолог;
4.Табиб – гематолог;
5.Табиб – эндокринолог;
6.Табиб – кардиолог;
7.Табиб – уролог;
8.Кан тамырлары хирургы-табибы.

1нче хирургия корпусы (3 катлы бина, больница шәһәрчеге,
Гоголь урамы – 1, тел.: 5-58-16):

1.Табиб – онколог (травматология пунктының кабул итү бүлекчәсе).
Хатын-кызлар консультациясе (больница шәһәрчеге, Гоголь урамы – 1, тел.: 5-46-46):
1.Табиб – онкогинеколог.
4нче поликлиника (Заикин урамы – 9, телефоны: 4-15-45):
1.Вакытлыча эшкә яраксызлык һәм медик-социаль экспертиза бюросы белән хезмәттәшлек кабинеты;
2.Табиб – профпатолог;
3.Табиб – кардиолог (йөкле хатыннарга консультатив медицина ярдәме күрсәтү һәм хәрби хезмәткә чакырылу буенча медицина күзәтүе узу өчен 1нче поликлиникага караган халыкны кабул итү).
Әлеге вакытлыча уңайсызлыклар өчен җитәкчелек гафу үтенә һәм уздырылачак чараларга аңлап карарсыз, дип ышана. Сәламәт булыгыз!

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск диагностический центр капремонт поликлиник