Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дербентта билгесезләр чиркәүгә, синагогка һөҗүм иткән һәм хокук сакчылары белән атыша башлаган (видео)

Беренчел мәгълүматлар буенча, бер полиция хезмәткәре һәлак булган, икенчесе яраланган.

Дагыстан Республикасының Дербент шәһәрендә билгесез кешеләр бер үк вакытта диярлек ике һөҗүм ясаган. Алар Троица бәйрәмендә чиркәүгә, шулай ук синагогка һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә синагокта янгын чыга. Чиркәүдә билгесезләр аның настоятелен - Николайны үтерә. Шулай ук һөҗүм итүчеләр хокук сакчылары белән атыша башлый һәм полиция машинасына ут төртә. Беренчел мәгълүматлар буенча, бер полиция хезмәткәре һәлак булган, икенчесе яраланган.

Чыганак: READOVKA

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев