Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Депутаттан Кыш бабай бүләкләре

Яңа ел - 2019 ел туарга санаулы сәгатьләр калып килгәндә ТР Дәүләт Советы депутаты, "АК Барс" суднолар төзелеше корпорациясе генераль директоры Ренат Мистахов Норлат авылында булып, халыкны кабул итүләрдә килгән мөрәҗәгатьләр нигезендә Яңа елы бүләкләре тапшырды һәм шуның белән норлатлыларга чын бәйрәм ясады.

Иң башта депутат Кыш бабай һәм Кар кызы белән күп бала тәрбияләүче Миңнуллиннар гаиләсен шатландырды. Депутат кулыннан балалар татлы бүләкләр, торттан тыш күптән көткән компьютер алды. Яңа ел маршруты авыл мәдәният йортында дәвам итте. Анда ветераннар Советы әгьзалары җыелган иде. Аларга бүләккә - музыкаль җиһаз. Ә депутат абыйны Кыш бабай бүләкләре белән Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр ничек көтте. Хыяллары тормышка ашты. Норлатлылар өчен бу яңа ел алды көне Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов ярдәмендә чын могҗизага әйләнде.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев