Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Депутат ярдәме һәрвакыт бик вакытлы

Бүгенге катлаулы вәзгыятьтә Яшел Үзән районы медицинасы, башка барлык сәламәтлек саклау учреждениеләре кебек үк, бар куәтенә эшли һәм әлбәттә, ярдәмгә генә түгел, халык һәм дәүләт тарафыннан аңлауга да мохтаҗ.

Үзенең эшлекле визиты барышында Дәүләт Советы депутаты Илдар Гыйльметдинов безнең район үзәк хастаханәсендә эш барышы, көн кадагында торган мәсьәләләр, вакцинацияләнү, ковид торышы белән танышты, медперсонал белән аралашты һәм хәзерге вакытта сәламәтлек саклауда кирәкле бүләкләрен тапшырды.

– Сез бүген бик тә киеренке режимда, үзегезне аямыйча, сәламәтлегегезне куркыныч астына куеп, ялсыз эшлисез һәм шундый булганыгыз, авыруларның ихтыяҗ ларын үз мәнфәгатьләрегездән өстен куйганыгыз, һәр гомерне саклап калырга көрәшүегез өчен баш иям, сәламәтлек, түземлек һәм сабырлык телим, – диде ул медицина хезмәткәрләренә, биредә проблемалар, аларны чишү юллары турында аралашу барышында.

Очрашуда табиблар шәхси эшчәнлеккә кагылышлы гына түгел, җәмгыять өчен әһәмиятле мәсьәләләрне дә күтәрде. Кайсыбер медучреждениеләрдә төзекләндерү эшләрен төгәллисе бар, алда яңа балалар поликлиникасын куллануга тапшыру тора, Осиново бистәсендәге медпунктны төзекләндерү генә проб леманы юкка чыгармаячак, анда зур һәм яңасы таләп ителә, чөнки халык күп һ.б. Боларны инде, район үз вакытында ярдәмне алсын өчен, республика җитәкчелеге дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк һәм Илдар Ирек улы аларны тиешле урынга җиткерәчәк.

Депутат, башка бүләкләр белән бергә, үз исеменнән районыбызның Зур Ключи амбулатор пунктына, бүгенге көндә бик тә кирәкле җиһаз – бактерицид-рециркулятор (һаваны бактерияләрдән һәм башка кирәкмәгән нәрсәләрдән чистарту җиһазы) бүләк итте.

- Һич көтелмәгән бүләк булды, зур рәхмәт! – дип, ихлас шатлыгы белән уртак лаша Зур Ключи ФАПы фельдшеры Миләүшә Закирова. – Чынлап та, бик кирәкле әйбер! Кемнәр генә килми бит яныбызга, диагнозлары куелмаган, авырумы-юкмы икәнен үзләре дә белми. Бактерицид-рециркулятор хәзер, беренчедән, без – медицина хезмәткәрләрен сакласа, шулай ук, пациентларыбыз өчен дә бездә куркынычсыз булачак.
Илдар Гыйльметдинов безнең районга йөз белән борылган депутат. Алга таба да үзен сайлаучыларның ышанычын аклап, ярдәм итү юнәлешендәге эшчәнлеген дәвам итәр дигән ышанычта калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев