Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Депутат Ирек Зиннуров Осиново авыл жирлегендә гражданнарны кабул итте һәм Яшел Үзәндәге «Гнёздышко» социаль приютында булды

25 декабрьдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуровның эш көне вакыйгаларга бай булды.

Иртәдән ул Осиново авыл җирлеге гражданнарын кабул ит, күпләр аңа катлаулы тормыш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм сорады. Әйтик, күп балалы гаиләләр өчен участоклар бүлеп бирелгән Чыршы Кичүе урамында яшәүчеләрне коммуникацияләр булмау борчый. Урамда үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү, юл һәм газ юк. Кышкы чорда халыкның бер өлеше йортларын электр энергиясе белән җылыта, аның өчен зур исәп-хисап түләүләре килә, икенче өлеше исә утын әзерләргә һәм йортларын мич белән җылытырга мәҗбүр. 
"Исток" яшүсмерләр клубы тренерлары Ирек Зиннуровка клубны җиһазландыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Барлык сорауларны депутат үз контроленә алды, аннары күптән түгел ачылган В.В.Карпов исемендәге Осиновск гимназиясенең икенче корпусын карарга китте. Яңа бинаны карап, гимназистлар белән аралашкач, Ирек Хәйдәрович Яшел Үзәнгә юл тотты, биредә аны “Гнёздышко” социаль приютында тәрбияләнүчеләр көтеп тора иде. Ирек Зиннуров биредәге сабыйлар белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады һәм балачактан таныш булган җырлар җырлады. Бәйрәм программасы азагында һәр тәрбияләнүче Ирек Хәйдәр улы кулыннан бүләк алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X