Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Дельфин" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә иң яхшы җиһазлар гына

Уку елы башына "Дельфин" балалар спорт мәктәбендә ремонт эшләре тәмамланырга тиеш. Бассейн бинасында ремонтлау республика программасы кысаларында башкарыла.

- Ремонт эшләре тулы көчкә бара, - ди "Дельфин" директоры Александр Капель. - Иң мөһиме - бассейн эчендәге затлы җиһазлар. Эшләрнең күп төрләре башкарылган инде. Бассейн һәм шахмат залларыннан тыш, бездә өстәл теннисы өчен зал да булачак. Бина фасадының да күпкатлы йортлар фонында аерылып торуын бик телибез - моңа омтылачакбыз.

Барлыгы республика программасы буенча балалар спорт мәктәбен реконструкцияләүгә 25 млн сум акча бүленгән.

Ачылуын түземсезлек белән көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев