Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Декрет ялыннан чыктым, миңа ял тиешме?

­- Мин декрет ялыннан эшкә вакытыннан алда чыктым. Ничә ай эшләгәннән соң чираттагы отпуск ялын ала алачакмын? - Закон буенча, чираттагы түләүле отпуск ялы хезмәткәрләргә графикта билгеләнгән тәртиптә бирелә. Декрет ялыннан алдарак эшкә чыгу, сезгә чираттагы ял белән бәйле булырлык аерым төрле хокуклар бирми. Шулай да, йөклелек һәм бала тудырганнан...

­- Мин декрет ялыннан эшкә вакытыннан алда чыктым. Ничә ай эшләгәннән соң чираттагы отпуск ялын ала алачакмын?
- Закон буенча, чираттагы түләүле отпуск ялы хезмәткәрләргә графикта билгеләнгән тәртиптә бирелә. Декрет ялыннан алдарак эшкә чыгу, сезгә чираттагы ял белән бәйле булырлык аерым төрле хокуклар бирми. Шулай да, йөклелек һәм бала тудырганнан соң бирелгән ял тәмамлангач, хатын-кыз хезмәткәрнең теләге буенча, ел саен бирелә торган түләүле отпуск ялына китәргә була. Шулай итеп, әгәр сез вакытыннан алда декрет ялыннан эшкә чыккансыз икән, декрет ялыгыз беткәнче, ел саен бирелә торган түләүле отпуск ялына китәргә теләгегез булуы турында искәртеп куя аласыз.

Сорауга юрисконсульт Энҗе Шакирова җавап бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев