Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рәисә Афанасьева: «Дәүләт укырга ярдәм иткән балалар алдагы тормышларында бюджет оешмаларына эшләргә урнашсын иде»

Яшел Үзән шәһәре мәдәни үсеш үзәгендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Август педагогик конференцияләре һәм педсоветлар – илебез мәгариф системасының күпьеллык традициясе.

Ел саен педагоглар, һөнәри җәмәгатьчелек һәм мәгариф өлкәсе идарәчеләре сәгатьләрне тикшерү һәм якын киләчәккә планнар билгеләү өчен уку елы башланыр алдыннан киңәшмәгә җыела. Бу җәйге яллардан соң сүлпәнләнгән уйларны, фикерләрне җыю өчен мөһим чара булып тора.

Киңәшмә башланганчы Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев быел бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл җыйган укучыларны котлады, аларга тантаналы рәвештә бүләкләр тапшырды. Алар турында без газетабызның 27нче номерлы, июль санында язган идек.

Укучылар шәһәр мэрына үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырды, башлыгыбыз исә, бик теләп, аларга җавап бирде. Мәсәлән, Яшел Үзәннең 16нчы мәктәп укучысы, рус әдәбиятыннан 100 балл җыйган Аделина Мусина: «Хәзерге вакытта патриотизм турында бик күп фикер алышалар, күпчелек чаралар әлеге темага багышлана, ә сезнең өчен әлеге төшенчә нәрсәне аңлата?» – дип сорады. Башлыгыбыз аңа болай дип җавап кайтарды: «Шәхсән минем өчен, беренчедән, бу төшенчә әти-әнигә карата булган мәхәббәтне аңлата; икенчедән, ул туган йортым, туган илем, нәселем – ата-бабаларым белән бәйле. Без барыбыз да илебезне, шәһәребезне яратабыз. Мин беркайчан да илебездән күченеп китү турында уйламадым. Патриотизмга һәркемнең үз эшен сыйфатлы, намуслы итеп башкаруы да керә. Чөнки, нәтиҗәдә, бу илебезнең көчле, кодрәтле, суверенлы һәм бәйсез булуына китерә».

Тәбрикләүләрдән соң Михаил Афанасьев Яшел Үзән техникумнары, колледжлары һәм мәктәпләре оештырган күргәзмәләр белән танышты, мөгаллимнәр белән фикер алышты, аларга алдагы педагогик практикаларында уңышлар теләде.

Моннан соң тантаналы залда «Зеленодольск муниципаль районы мәгариф системасының инженерлык белемнәре нигезләре һәм башка стратегик ориентирлары» темасына мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе башланып китте. Чара Яшел Үзән шәһәре мәдәни үсеш үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең чыгышы һәм Россия, Татарстан гимнарын тыңлау белән ачылды, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында беренче сыйныфка укырга керәчәк балаларны бүләкләделәр. Быел Яшел Үзән районында беренче сыйныфка 2157 бала барачак.

Алга таба сүз ТР ЗМР Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – мәгариф идарәсе җитәкчесе Афанасьева Рәисә Вәли кызына бирелде. Рәисә ханым сүзен борчыган проблемалардан башлады:

- Без хәзерге вакытта илебез белән зур демографик упкында ятабыз. Мәшгульлек үзәге мәгълүматларына күз салсак, һәрбер эшсез гражданга 8 вакансия туры килүен күрәбез. Бездә барлыгы 98 оешма бар. 20 342 бала, шулар арасында мәктәп яшенә кадәрле балалар саны – 7893, 2243 – педагог-тәрбияче. Кадрлар составында яшь белгечләрне күбрәк күрәсе килә. Мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының югары дәрәҗәдә эшләүләре өчен һәр ел яшь белгечләрнең 5%ка артуы кирәк, бездә алар, кызганычка , бик аз. Дәүләт укырга ярдәм иткән балалар алдагы тормышларында бюджет оешмаларына эшләргә урнашсын иде. Инженерга укыгансың икән, заводка кил, укытучы булсаң – мәктәпкә, табиб белгечлеген алсаң, район үзәк хастаханәсенә эшкә урнаш, шәхси клиникага түгел. Без чыгарылыш укучылары белән горурланабыз, бүген дә алар белән очрашу оештырдык. Әйе, аларның күбесе шәһәребездән читкә китә. Әмма алар Россияне ташламасыннар, республикабызда эшләсеннәр иде. Алайса дәүләт аларны тәрбияләп, укытып, алмашка берни алмый, безгә алар файда китерми. Мәсәлән, суднолар төзелеше корпорациясенә бүгенге көндә – 900, Серго заводына – 400 белгеч кирәк, һ.б. Бу бик аяныч хәл.

Моңа да карамастан, әлеге проблеманы чишәргә булышкан өчен районыбыз башлыгы, предприятия һәм оешма җитәкчеләренә, партнерларга рәхмәтләрен белдерде. Мәсәлән, алар ярдәме белән шәһәребездә суднолар төзү буенча колледж ачылган, коллектив җыелган.

Шулай ук мәгариф идарәсе җитәкчесе физик мөмкинлекләре чикләнгән, инвалид балаларны тәрбияләү һәм укыту мәсьәләсенә басым ясады. Яшел Үзән шәһәренең 1нче балалар бакчасы коллективының эшчәнлеген билгеләп үтте. Биредә, башкалардан аермалы буларак, физик мөмкинлекләре чикле балаларны тулы көнгә калдыралар. 

Рәисә ханым бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру нәтиҗәләре турында да бәян итте, медалистларның һәм мөгаллимнәрнең уңышларын билгеләде.

«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов укытучыларның хезмәтен югары бәяләде:

- Сезгә, кадерле мөгаллимнәребез, бик зур рәхмәт! Хәзерге авыр заманда да сез балаларыбызга төпле белем, коллективта дөрес тәрбия бирәсез, хезмәткә мәхәббәт уятасыз. Кирәк чакта психолог та була беләсез. Сез үз эшегезгә һәрчак тугры, балаларга җаныгызны биреп эшлисез. Сез безнең җәмгыятебезне формалаштырасыз, ә җәмгыятьне сез укыткан балаларыбыз булдыра.

Шәһәребез мэры Михаил Афанасьев, районда 27 меңнән артык бала белем ала торган 93 мәгариф учреждениесе исәпләнә, диде. «Яшел Үзәндә көчле педагоглар, җаваплы җитәкчеләр, үз эшенең фанатлары яши. Муниципалитет балаларны куркынычсызлык чараларын үтәп, уңайлы шартларда укыту һәм тәрбияләү өчен барсын да эшли», – дип сүзен башлады ул. Җитәкче мәгариф объектларында уздырылган капиталь ремонт турында сөйләде (быел шәһәр мәктәпләрендә ремонт эшләрен башкару өчен бюджеттан 613 млн сум акча бүлеп бирелгән), милли мәгариф темасын күтәрде, инженерлык белеме нигезләре, яшь белгечләр һәм 100 балл җыйган укучылар турында сөйләде.

- Кадерле педагоглар, һәр укытучы алтын бәясенә тиң. Мин үзем дә мөгаллимнәр гаиләсендә үскән, әни гомер буе математика фәне укытучысы булып эшләгән, әти – мәктәп директоры. Мин моның нинди катлаулы хезмәт икәнен беләм. Биредә чыннан да һөнәрләрен җан, йөрәк кушуы буенча сайлаган кешеләр эшли. Мәгариф өлкәсенә яшь белгечләрнең килүе дә сөендерә. Быел аларның саны 15. Өстәмә стимуляция максатларында минем тарафтан яшь педагоглар өчен грант ярдәме булдыру турында карар кабул ителде. Октябрь аенда укытучылар бәйрәме көненә 24 гариза бирүче 50 мең сум күләмендә өстәмә түләү алачак. Хөрмәтле педагоглар, яңа уку елы алдыннан мин сезгә яхшы кәеф, иҗади уңышлар, рәхмәтле укучылар һәм яңа җиңүләр теләп калам! – диде башлык, яңа уку елына теләкләрен җиткереп.

Без дә үз чиратыбызда барлык укытучыларны лаеклы бүләкләре белән тәбриклибез. Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Шуңа да белем иле мөгаллимнәренә яңа уку елында изге эшләрендә яңа үрләр, тырыш укучылар, бетмәс-төкәнмәс энергия, сәламәтлек телибез. Һәр дәресегез укучыларны яңа ачышларга этәрсен!

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев