Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәүләт пенсияләре индексацияләнде

Социаль фондның Татарстан бүлеге дәүләт тәэминатында булган һәм социаль пенсияләрне пенсионерның узган елгы яшәү минимумы артуга тәңгәлләштереп 7,5%ка индексацияләде.

Татарстанда 80 меңнән артык кешенең пенсияләре артты. Күпчелегенә бу төр пенсия инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту, шулай ук иминият пенсиясен билгеләү өчен җитәрлек расланган стажы булмау сәбәпле түләнә.

Социаль пенсияләр белән бергә түбәндәге категорияләрнең дә пенсияләре индексацияләнде:

  • Бөек Ватан сугышында катнашучылар;
  • «Камалган Ленинградта яшәүче», «Камалган Севастопольдә яшәүче» яисә «Камалган Сталинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнар;
  • чакырылыш буенча хәрби хезмәт узганнар һәм аларның гаиләләрендәге хезмәткә яраксыз кешеләр;
  • радиация йогынтысына дучар булган гражданнар һәм аларның гаиләләренең хезмәткә яраксыз әгъзалары;
  • космонавтлар һәм очучы-сынаучылар;
  • кайбер башка гражданнар.

Индексациядән соң социаль пенсиянең уртача күләме 12,6 мең сумга кадәр артачак. Индексацияләнгән пенсия апрель аенда гадәти график буенча киләчәк.

​​​​​​​«Апрель индексация­се агымдагы ел башыннан пенсияләрне өченче арттыру булды. Гыйнварда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре планлаштырылган 4,6% урынына 7,5%ка индексацияләнде. Бу картлык буенча иминият пенсиясе алучы 900 меңнән артык кешегә кагылды. Февральдә Социаль фонд кайбер социаль түләүләрне 7,4%ка индексацияләде. Инвалидлыгы булган кешеләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм башкалар югары пособиеләр ала башлады», – дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев