Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дамир Фәттахов Татарстанда #нашизащитники акциясенә старт бирде

Instagram социаль челтәрендәге битендә министр әтисе белән хәрби формадагы фотосурәтен урнаштырып, аның үз тормышында роле турында сөйләгән.

Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Instagram социаль челтәрендәге битендә #нашизащитники акциясенә старт бирде.

Фәттахов әтисе белән бергә хәрби формада төшкән фоторәсемен урнаштыра һәм аның үз тормышында тоткан роле турында сөйли. Ул якынлашып килүче 23 февральне искә төшерә һәм Ватанны саклаучыларны котларга өнди.

"Сезнең әтиегез, абыегыз, ирегезнең форма йөртүе мөһим түгел. Ааны 23 февраль белән котлагыз. Сезнең мәхәббәтегез безгә гаиләләребезне сакларга, сезне, кадерле әниләр, хатыннарыбыз, кызларыбыз һәм апа-сеңелләребез, яклау өчен барысын да эшләргә көч бирә", - дип язган министр.

ТР Яшьләр министрлыгы башлыгы әти кешенең малай, егет һәм ир-ат тормышындагы ролен бәяләп бетереп булмый. Нәкъ менә ул ир-егет роле моделенә, кыйммәтләре һәм характерына нигез сала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев