Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Дакар"дагы җиңү - ТАССРНЫҢ 100 еллыгына багышланды

«КАМАЗ-Мастер» командасы йөк машиналары арасында «Дакар» раллиенда җиңү яулады. Ярыш финишына беренче булып команда капитаны Андрей Каргинов килде.

«Камаз» командасы үзенең җиңүен ТАССРның 100 еллыгына багышлады. Ярыш дәвамында һәр йөк машинасы юбилей символикасы-логотиплы стикерны ябыштырды. 
Бу инде "Дакар" да "КАМАЗ"ның 17 нче Җиңүе.

Быел легендар ралли беренче тапкыр яңа трассада, Согуд Гарәбстанында узды. «Татар-Информ» агентлыгына биргән әңгәмә вакытында команда җитәкчесе Владимир Чагин яңа маршрутның күп санлы ташлар аркасында шактый кыенлыклар китерүен билгеләп үтте. Аларга көненә 4 әр тәгәрмәчне алыштырырга туры килде. Әмма «КАМАЗ» йөк машиналары пилотларының осталыгы һәм тәҗрибәсе аларга бу каршылыкларны юлда үтәргә ярдәм итте.
— Без бу җиңүне кадерле республикага, яраткан Татарстанга багышлыйбыз, - диде Владимир Чагин.
«КАМАЗ» командасында бүген «Дакар» раллиенда 5 пилот катнаша. Капитан Андрей Каргинов өчен бу 2014 елдан башлап икенче җиңү.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда республика ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтә. Юбилей Елына Рөстәм Миңнеханов тантаналы шартларда старт бирде. Ә 16 гыйнварда Казан Кремле өстендә әлеге юбилей хөрмәтенә әләм күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X