Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Covid турындагы сораулар белән кайнар линиягә көненә 1,2 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итә

122 номерына шалтыратып, рус һәм татар телләрендә консультация алырга мөмкин.

Коронавирус инфекциясе мәсьәләләре буенча кайнар линиягә татарстанлыларның шалтыратулары саны алты тапкырга артты һәм көненә 1,2 меңгә җитә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР саннар министры урынбасары Альберт Яковлев сөйләде.

"Әгәр элегрәк кайнар линиягә модернизациягә кадәр көнгә халыктан уртача ике йөз шалтырату килгән булса, хәзер бу сан бер меңнән артык. Мәсәлән, бу ялларда гына операторлар татарстанлылардан 1 200 шалтырату кабул итте», - диде Яковлев.

Ул искәрткәнчә, татарстанлыларга коронавирус инфекциясе буенча консультацияләр өчен кайнар линия бу елның мартында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эшли башлаган. Ноябрьдә ТР саннары аны модернизацияләде. Хәзер аңа 122 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

"Бу өч урынлы санны керткәч, кайнар линиягә мөрәҗәгать итүчеләр саны шактый артты. Алга таба без "03" һәм "122" хезмәтләренең шалтыратуларны оператив кабул итү өчен поликлиникалар белән турыдан-туры телефон элемтәсен оештырырга планлаштырабыз”, - дип өстәде министр урынбасары.

Элеккеге кебек үк, эш вакытында гына түгел, ә рус һәм татар телләрендә тәүлек буе консультация алырга мөмкин. Моннан тыш, контакт-үзәк операторлары саны артты. Хәзер яшәүчеләргә 50гә якын кеше, шулай ук, телефон роботы Лилия консультация бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X