Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

COVID-19ның җиңел формасының куркыныч нәтиҗәләре аталган

Коронавирусның авыр булмаган формасы өзлегүләргә китермәсә дә, кайбер органнарны зарарлавы билгеле булган.

Бу хакта Daily Mail Британиянең Coverscan төркеме экспертларына сылтама белән яза.

COVID-19ны җиңел формада кичергән 200дән артык пациент катнашында узган тикшеренү, аларда авыру симптомнарының шактый озак саклануын күрсәткән, шул ук вакытта аларның 70 процентының бер яки берничә органы, бигрәк тә үпкә, йөрәк һәм ашказаны асты бизе зыян күргән. Вирус шулай ук бөер, бавыр һәм талакка да өзлегүләр биргән.

Моннан тыш, терелгәннән соң берничә ай узгач та, кешеләр һава җитмәүгә, мускуллардагы киеренкелеккә һәм баш авыртуларга зарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев