Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Covid-19 тәүлек эчендә 50 татарстанлы чирләгән, 52се савыккан

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 50 очрагы ачыкланды, барысы да контактта булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"16 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 34 кеше өйдә дәвалана», — дип сөйләделәр ведомствода.

50 очракның 13е — Казанга, җидесе — Нурлатка, бишесе - Чаллы һәм Балтач районына туры килде. Кама Тамагы районында өч зарарланган кеше теркәлгән, икесе - Арча, Менделеевск һәм Тәтеш районнарында. Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Яңа Чишмә, Питрәч, Саба, Тукай районнарында тәүлек эчендә бер яңа пациент ачыкланган.

Шулай итеп, пандемия вакытында коронавирус Татарстанның 24 131 кешесендә табылган. 21 391 кеше терелгән инде, шул исәптән 52се — узган тәүлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X