Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Covid-19 дан куркып, инсультны дәвалаудан баш тартканнар

300 татарстанлы коронавирустан куркып, инсультны дәваламый гына, өйдә калуны хуп күргән.

 Тромблы пациентны инвалид калудан яки үлемнән коткару өчен, махсус ярдәмне беренче өч яки дүрт сәгатьтә күрсәтергә кирәк.

Татарстан халкы Covid-19ны йоктырудан куркып, инсультны дәвалаудан баш тарта башлаган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч-ангионеврологы - неврология, квалификация күтәрү факультеты нейрохирургиясе кафедрасы профессоры Динә Хәсәнова сөйләде. "Бездә кыска вакытлы инфекция чорында ашыгыч ярдәм аша хастаханәгә салу буенча баш тартучылар саны ай саен арта. Шул ук вакытта инсультлар саны, кызганычка каршы, кимеми. 300 мөрәҗәгатькә азрак - бу 300 кеше инсульт симптомнары белән өйдә калган дигән сүз. Һәм алар адекват ярдәм алмады", - дип ассызыклады спикер.

Уртача бер елда Татарстанда инсультлар белән 18 мең мөрәҗәгать теркәлә. Хәсәнова сүзләренчә, пандемия аркасында соңгы айларда мондый чакырулар азая. Белгеч республика халкының хастаханәгә салынудан баш тарткан яки ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән, инсультның нәтиҗәләрен киметү мөмкинлеген гамәлгә ашырмаган дип ышана. Чөнки медикларга еш кына баш миенең кан әйләнеше бозылуы яки инсультның җиңел формалары булган кешеләр мөрәҗәгать итми, аннары алар күпкә җитди проблемаларга китерә.

 

«Кинәт кенә барлыкка килә торган сөйләм бозылу, кулда, аякта яисә йөздә йомшаклык, баш авыртуы барлыкка килү... Мондый билгеләр барлыкка килгәндә шундук ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк ", - дип искәртте белгеч-ангионевролог. Инсульт инвалидлык һәм үлем куркынычы зур булган авыруларга карый. Хәсәнова искәртеп узганча, медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткәндә 100 пациентның 93-95 очрагында коткарып калу мөмкин булачак. Әмма моның өчен симптомнар барлыкка килгәннән соң беренче өч яки дүрт сәгатьтә ярдәм күрсәтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев