Counter-Strike 2 буенча беренче киберспортив турнирны трансляцияләү башланды
Counter-Strike 2 буенча «Медиакубок» Татарстан журналистлары һәм матбугат сәркатипләре арасында узачак. Ярышларда 8 команда, барлыгы 40 катнашучы - республика медиатармагы вәкилләре катнашачак.
Турнир ачылышында ТР цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Дмитрий Перевезенцев катнашачак.
Турыдан-туры трансляцияне онлайн режимында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының VKдагы сәхифәсендә карарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, киберспорт буенча турнир Башир Рәмиев исемендәге IT-паркта узачак.
Командалар исемлеге:
- FOR MOTHER RUSSIA (Татмедиа)
- SHURALE (Татмедиа)
- NEO TEAM (Татмедиа Neo)
- ТОЛМАЧИ (Большая Красная лейблы подкастлары)
- Усал Рубин (Злобный Рубин)
- Team mediocrities (Татар-информ мәгълүмат агентлыгы)
- Iron Will (ТНВ телеканалы)
- MinspoRT (ТР Спорт министрлыгы)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев