Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чын кеше иде...

Исән булса, шушы ямьле май аенда якташыбыз, язучы, прозаик Фаил Шәфигуллинга 80 яшь тулган булыр иде. Яшьли арабыздан китүенә карамастан, аның иҗаты – мәңгелек.

Күренекле язучыбызның туган авылы Карашәм шушы көннәрдә зур кунаклар кабул итте. Авыл мәдәният йортына Фаил аганың гаиләсе, туганнары, авылдашлары җыелып, искиткеч җылы, матур очрашу үткәрде. Әдәби кичә Яшел Үзәндә дәвам итте. Фаил Шәфигуллин исемендәге китапханәдә милли мохитне саклау, җанландыру юнәлешендә кызыклы милли-мәдәни чаралар еш уздырыла. Яшь буынга халык традицияләре, тарихы, гореф-гадәтләре төрле кичәләр аша җиткерелә. Китапханәдә Фаил Шәфигуллин музее да эшли. Ел саен  туган көне зурлап билгеләп үтелә. Быел исә юбилейга дип күп кенә күренекле язучылар да килгән иде. Иң газиз кешеләре – гаиләсе күңел түрендәге кадерле истәлекләре белән уртаклашты. 
–  Әти үлгәндә миңа 13 кенә яшь иде. Безнең белән уйнарга, шаярырга, аркасына утыртып йөрергә ярата иде. Иң беренчеләрдән булып кулыма китапны да әти тоттырды һәм әдәбият дөньясына алып керүче дә әти булды! – дип сөйли кызы Раушания Шәфигуллина. 
Язучы, шагыйрь, журналист Ләбиб Леронга остазы Фаил абыйны югалту нык тәэсир иткән. 
– Күп язучыларны соңгы юлга озатырга туры килде. Әмма бу фаҗига аеруча тетрәндерде. Ачы сагыну хисләреннән шигырьләр яза башладым. Беренче язган пародиям дә Фаил абыйга багышлана, – дип истәлекләре белән уртаклаша.

Тулысы белән газетада укырга мөмкин.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев