Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев "Яшел Үзән"не 25 еллык юбилее белән котлый

Чын күңелдән редакция коллективын һәм ветераннарын «Яшел Үзән» газетасының 25 еллык юбилее белән котлыйм.

Бу – газетаның гына түгел, аның күп санлы укучылары бәйрәме дә. Чирек гасыр инде газета алар өчен Яшел Үзән районы мәгълүмат киңлекләрендә ышанычлы хезмәт итә.

25 ел эчендә газетаның тышкы кыяфәте үзгәрде, журналистлар буыны алышынды, әмма яктыртыла торган темаларның актуальлеге, шәһәрдә һәм районда барган хәлләргә битараф булмау, үзгәрешсез кала бирә.
Һәм, әлбәттә, басма коллективына милли мәдәниятне саклап калу, татар теленә сакчыл мөнәсәбәт өчен аерым рәхмәт әйтергә кирәк.
Хөрмәтле «Яшел Үзән» газетасы хезмәткәрләре! Сезгә бетмәс-төкәнмәс илһам, кызыклы темалар, һөнәри җиңүләр, яхшы тираж һәм тугры укучылар телим.

Михаил Афанасьев, Яшел Үзән районы башлыгы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев