Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чәтнәбикә турында

...Мин хастаханә юлларын таптый башлаганга бер ел булды. Бер көн дә чирләмәс идем дә бит, юк, Ходай биргәнне чишенеп кенә атып булмый шул!

Инде күренмәгән табиб калмады. Менә хәзер халык медицинасын кулланып, үләннәр төнәтеп эчеп үземне үзем юатып ятам, дисәм, бик үк дөрес булмас. Минем янымда терәгем Чәтнәбикәм бар. Икәүләшеп авырып яталар, дип уйлый күрмәгез. Вак - төяк узгынчы сырхауларны санамаганда, әлегә аның сәламәтлеге зарланырлык түгел. Ул минем табибым да, поварым да, ә иң мөһиме - хатыным. Ул булмаса - бетте баш! Хатыным янымда йөгереп кенә йөри, дип әйтсәм, бик үк дөрес булмас - төрле чак бар. Әле менә күптән түгел генә:

-Соң җанашым, өченче көн генә фәлән хәтле акча бар, дидең, кая соң алар? - соравын, “ник бирдем икән” көненә калдырды.
-Син нәрсә? Мин синең шикелле өйдә генә утырмыйм бит, эшкә йөрим! Эшләгәнем үземә җитә, әнә үзеңнекен сана! Сиңа тәмәкегә генә күпме акча бетә! - дип минем иң авырткан җиремә дә төрттереп алды. Менә шуннан соң кем әйтмәс аңа “Чәтнәбикә” дип. Яманлавым түгел, яхшы яклары аның бик күп, тик “юләр хатынын мактаган” дигән мәкаль бар бит әле, шуңа күрә телемне тыям. Я, Дамир авырып ятып тилерә башлаган, хатынын мактый, дип көләрләр. Танышларыбыз аның ниндилеген болай да белә, мин сөйләмәгәч тә.

Ә нигә Чәтнәбикә, - диярсез? Бу кушаматны аңа мин өйләнгәнче үк бабай мәрхүм таккан. Минем булачак тормыш иптәшем гаиләдә өченче бала булып, ике апасыннан соң дөньяга килгән. Кечкенә чакта үпкәсенә салкын тидереп озак кына чирли. Шуңа күрә ул эшкә дә бик кушылмый, апаларына каршы әйтергә дә күп сорап тормый торган иркәрәк кыз булып үсә. Әтисе (минем булачак бабай) кунактан кайтканда кесәсенә аңа дип нәрсә дә булса салып кайта торган була. Авылда беренче гармунчы булганга, кунакта бик еш булырга туры килә.

Аннан кайткач: “Кызым, әйдә бие, мин сиңа кәнфит бирәм”, - дип биетә торган була. Менә хәзер “дурак” дисәләр, диярләр, минем хатын бик матур бии, дип мактанырлыгым бар!
Бабай, мәрхүм, кырыс, бик гадел һәм акыллы кеше иде. без аның белән уртак телне бик тиз таптык. Ул миңа “кияү” дип түгел, улы кебек якын күреп исемем белән дәште. Әйтә торган иде: ”Син, Дамир, дилбегәңне бик бушатма, чамалап кына җибәргәлә”, дип. Гомумән әйткәндә, хатын ягыннан, аның туганнарыннан бик уңдым мин. Әби мине әле хәзер дә өрмәгән җиргә дә утыртмый. Кызын да гел әрләп тора: ”Нигә Дамирга алай дип әйтмисең, нишләп болай эшләмисең”, - дип. Чәтнәбикәмнең энекәше дә бик булдыклы - бабайга охшаган, тик гармунда гына уйный белми. Хатынына “килен” дип әйтергә тел әйләнми, сеңелем дип кенә дәшәм, ул да мине абыйсы кебек якын күрә. Кайткан саен бәрәңгесен, сөтен, маен, үрдәген - барысын да биреп җибәрергә тырышалар. Зур рәхмәт аларга.

Ярый, хатын ягын калдырып торып, үз якларыма кайтыйм әле. Ни әйтсәң дә, һәр кешенең үз ягы. Җырда да җырлыйлар бит “дөнья ямьле, сулар тәмле тик туган җирдә генә”, дип. Безнең як, ничек дип аңлатыйм, Урал тавы итәгенә урнашкан авылыбызның бер ягы Ырынбур өлкәсе белән чикләшсә, икенче ягы Башкортостан белән. Матур яклар минем туып үскән җирләр! Мин үзем Татарстанның бөтен почмагында булдым, тик безнең якка җитәрлек матурлык бер кайда да күрмәдем.

Безнең авылда ат караучы булып инәйнең (безнең якта шулай башкортчалатып әтәй, инәй диләр) сеңлесенең ире, миңа җизни тиешле кеше эшләгәнгә, буш вакытымда мин гел аның янында кайнаштым. Ул вакытларда бик күп эшләрне ат белән башкаралар иде. Мин боларны язмаган да булыр идем, бабайның “дилбегәне чамалап тот” дигәнен сезгә аңлатырга тырышам. Җизни миңа, яшь булуыма карамастан, тайларны өйрәтергә бирә торган иде. аларны җигү атлары итеп өйрәтү үзе бер сәнгать. Җигеп чыгып китәсең. Безгә урманга кадәр җиде чакрым иде. Менә шул юл, әйтерсең, тайлар өйрәтү өчен салынган. Транспорт, кеше - кара аннан сирәк йөри, чөнки әйләнеч юл. Ә безгә шул гына кирәк тә! Китә бу тәртәләргә тибенә - тибенә, аннары алларын күтәреп арт аякларына баса, ул муенны ни генә кыландырмый! Җиде чакрымны “ә” дигәнче уза. Тик менә кайту ягына борылгач, тайлар сортларга бүленә башлый.

Беренчесе - ничек килде, шул “хут” белән (дилбегәңне тартканны да белми, авызлыгы иреннәрен канатып бетерә, ак күбеккә батса - бата), тизлекне киметмичә алып кайта. Мондый тайлар йөк ташырга бармыйлар, аларны бригадирларга җиңел эшкә, чабып йөрергә генә бирәләр. Ә икенче төре - кайтканда дилбегәгә буйсынып, иреннәрен канатмыйча гына (сирәк - мирәк тәртәгә тибенсә дә), ак күбеккә батмый гына алып кайтып җиткерә. Мондый тайлар яхшы атлар сортына керә. Өченчесен исә, кайтканда бәргәләнми, суккаланмый, ипләп кенә кайта, боларына кайчак “ноо, нәрсә йоклыйсың”, дип тә кычкыргалап, суккалап алып кайтырга туры килә. Бу төр атларны көтүчеләргә, ялкау кешеләргә бирәләр. Әйтәләр бит: “Ничек охшашканнар болар, аты ялкау, үзе атыннан да ялкаурак”, - дип. Җәмәгать, сез ничек уйлыйсыздыр, белмим, тик мин үзем хатын - кызларны шул тай төрләре белән чагыштырып карыйм.

Беренче сорт. Мондый хатын - кызлар да тайлар кебек ашыга - кабалана алдын - артын уйламый кияүгә чыга. Аннан соң тирә ягында иреннән дә уңышлырак, чибәррәк ир - аталар барлыгын күрә. Шуннан китә талаш, уңмаган ирдән аерылу. Аннан китә буйдаклар мәҗлесләре, эчү - тарту. Тайлар да үз - үзләрен белмичә чабып янып үләләр. Кайберләренең, хуҗалары яхшы булып, дилбегәне оста тотканнары, дөрес, исән кала. Хатын - кызның да ирнең ниндие эләгә бит. Икесе дә эчеп үлә, яисә дилбегәне яхшы тотса - дөрес юлга борылалар.

Икенче сортка 70%тан артыграк хаты - кызлар керәдер дип уйлыйм. Ул бит әле, җәмәгать, барысы да хатыннан гына тормый. Ат хуҗаларының я сбруе начар, я дөрес җикми - шунысы да бар бит. Берәүләрнең ыңгырчаклары буш яки тимере чыгып тора. Нәтиҗәдә ат сырты чеп - чи кан. Соң мескен атның теле юк бит “чыгып торган тимерне тапта да, астына киез кисәге җәй”, дип әйтергә. Гаиләдә дә шулай, бөтен гаепне хатын - кызга гына сылтау дөрес булмас. Дөрес, җәйге айларда кигәвен вакытында атларның тәртә сындыру моментлары булгалый.

Ә бит яхшы хуҗа я ат өстенә җәймә яба, я булмаса кигәвеннәрне куалап тора. тормышта ир белән хатын арасында да шундый хәлләр булгалый. Хатын - кыз да кигәвен тешләгән ат кебек тәртәгә тибенеп ала. Монда инде ирләргә чыдам булырга, дилбегәне бер җибәреп, бер тартып тора белергә кирәк. Андый вакытта чама белән генә аның җаена ятып, күбрәк сыйпаштырып аласы, арттырып җибәрсәгез - бетте баш - шуңа ияләнсә, бик кыенга туры киләчәк. Мин үзем Чәтнәбикәмне шушы икенче сортка кертеп калдырыйм, булмаса.

Өченче сортны язасы да килми - аяк өсте йоклап йөрүче атлар. Монда ирләрен бик яратмаган, яше утыздан узгач кына кияүгә чыккан, өстен - башын (шул исәптән иренекен дә) карап йөри белмәгән хатын - кызлар бездә җитәрлек әле. Аларга арба ватылса - утын, бик аптырамыйлар. Өй тулы бала - чага, ире бөтен получкасын эчеп кайтса да бик аптырамый. Шулай да ялангач та йөрми, ачка үлмиләр. Бер уйласаң бик рәхәт тормыш. Аларның әрләшкәннәрен дә ишеткән юк, аннары, алар аерылышмыйлар да бугай, минем күргәнем юк. Ирләре дә шундыйга әйләнә: баласы бармы - юкмы, хатыны кайда кем белән йөри - бернигә дә исләре китми. Сорасаң “синең хатының кайда?” дип, “кем белгән аны, кайтыр әле - сыер да ашаган җиренә кайта”, - дип җавап бирә һич тә борчылмыйча.

Инәй мәрхүмә сөйләгән истә калган: элек безнең күршедә Бибинур апалар тора иде. Бервакыт кибеткә бик тәмле селедка балыгы кайткан (аның бетеп тә торганы юк иде бугай), ялгышмасам иваси бугай. Ни йомыш беләндер инәй күрше апаларга кергән, ә тегесе бер үзе шул балыкны ашап утыра икән. Инәйне дә кыстаган утырырга. “Соң, Бибинур, син балыкны прәннек белән ашыйсың түгелме”, - дигән инәй. “И, күрше, ярамаган тагын миңа”, - дип җавап биргән тегесе. Менә шундыйларны өченче сортка кертмичә булмый.

Бабай миңа “дилбегәңне чамалап тот: һаман тартып торма, җибәргәләп тә ал” дип, Чәтнәбикәнең характерын белгәнгә әйткән инде. Ул олы ике кызына караганда “төпчеген” катырак ярата иде шул. Тормыш - тормыш инде ул, төрле вакыт була: әйткәләшәсең дә, килешәсең дә. Кайберәүләрне “бигрәк матур торалар, бер әрләшкәннәрен дә ишеткән юк”, диләр.

Минемчә, алай яшәп булмый. Ике төрле кешенең уе һәрвакыт бер була алмый бит инде, менә шуннан килеп чыга фикер каршылыгы. Ә хатынның яки ирнең томыш иптәшенең һәр сүзе белән килешеп утыруы дөрес түгел. Алар усаллыкны эчләренә җыеп баручылар. Мондый тормышлары үзләренә булсын. Уеңны, ачуыңны эчеңдә калдырмыйча әйтү, дөресрәк, минемчә. Чыксын тавыш, аена бер - ике тавышланып алу ул бәхет кенә. Бер көнне әйткәләшәсең, аннары берәр көн бер - берең белән сөйләшмисең. Шуннан, кем гаепле, ипләп кенә килешү юлларын эзли башлый. Менә шул татулашкан көннәр “ширбәт айлары”ннан бер генә дә ким түгел! Шулай булгач, нигә әрләшмәскә?! Минем бик зур “нәчәлник” булып эшләүче дустым бар.

Сорыйм: “Гали Галиевич, хатының ни хәлләрдә, чирләмиме?” “Аллага шөкер, - ди бу - элгәре көн саен әйткәләшә идек, хәзер картайдык ахры, ике көнгә бер генә”, - дип, көлеп җавап бирә. Бу темага актык сүз итеп шуны гына алам: әрләшмиләр икән, димәк алар матур тормыйлар. Ярар, туктатыйк бу турыда.
Чәтнәбикәмнең безнең якларга беренче кайтуын язып үтим әле. Кайтканда ук бусын - болай, тегесен - тегеләй эшләрсең, дип өйрәтеп кайттым. Бик матур итеп, йола буенча каршы алдылар: авызына балын, аягына мендәрен салдылар. Кичен килен күрергә туган - тумача, күрше - күлән җыелды. Көз көне булганга казлар, үрдәкләр суелган - бай вакыт, өстәл мул.

Халыкның эш белән кысырыклы вакыты түгел, шуңа да алар көзен бер көн - берсендә, икенче көнне икенчесендә җыелышып утырырга яраталар. Ә монда сәбәп яхшы - Мәрьям малае өйләнгән. Утырыштылар болар. Беренче чәркәне киленнең җиңел аяклары өчен, аннары килен белән Дамирның матур тормышлары өчен һ.б., һ.б. Бер заман Чәтнәбикәгә күз салсам, чәркәсен як - якка боргалап урыныннан кузгалып маташа. Мин бу кыланышны бик яхшы беләм, чөнки алар ягында шулай җырлый - җырлый кыстыйлар: Айкап җибәр, чайкап җибәр

Шул казакның камчысын.
Ал күтәреп эчеп җибәр
Калдырмыйча тамчысын! - дип.

Инәй белән әтәйнең күршеләрне кыстаганын күреп, моның да ничек кыстый белүен күрсәтәсе килгән ахрысы. Ярый әле вакытында күреп өлгереп, чеметеп урынына утырттым, өлгермәсәм “Айкап җибәр, чайкап җибәр” кушаматы белән кайтып китә иде. җанашымны ипләп кенә икенче бүлмәгә алып чыктым да:

-Син ни эшлисең? - дим.

-Мин җырлап кыстамакчы идем.
-Соң син оныттыңмы әллә үзеңнең яшь килен булуыңны? Айкап - чайкап җибәрергә әле сиңа иртәрәк! - дип акыл биреп алдым.
Мәҗлеснең калган өлеше күңелле генә узды. “Айкап - чайкап” җырланмыйча калды, моның урынына киленне арыганчы биеттеләр. Аның биюе барсына да бик ошады, шул исәптән миңа да, гәрчә мин аның матур биегәнен белсәм дә. Бабайның дилбегәсе искә төшеп, йоклар алдыннан хатынга азрак вәгазь укып алдым. Андый җырлар җырлау түгел, аңа әле йола буенча, акча биреп телен ачтырмый торып, күп сөйләшергә дә ярамаганын аңлаттым.
Иртән үзем торып урамга чыгып кердем. Инәй иртәнге эшләрен бетергән дә, без торганчы, дип ятып тора иде, әтәй каядыр чыгып киткәнгә ошый - күренми. Менеп яттым яңадан үз урыныма, Чәтнәбикә кузгалмый да. “Бу кыз кичә күбрәк “айкап - чайкап” җибәрде ахры, бүген бераз кызык итим әле үзен”, дип уйладым да, уята башладым. Үзе тагын бик тиз уянды.

-Кызый син оныттыңмы әллә?
-Нәрсәне? - ди бу.
-Соң син инәйгә көтүне үзем куам, сыерны да үзем савам, дидең бит кичә.

Хатынымның күзләре зур булып ачылды.
-Кит аннан! Шулай дип әйттемме? - дип күзләремә карады. Мин дәвам итеп:
-Сиңа нигә кирәк иде соң, үзебезнең авылда апалар өйдә булмаганда ике сыерны да үзем савам, дип мактанып утырырга?
-Беткән икән баш! Дамир, коткар берүк. Мин икене түгел, берсен дә көчкә савам, үз гомеремдә 2 - 3 тапкыр гына сауганым бар, анысын да әни карап торганда.
-Эчмиләр аны шул хәтле.
-Соң, Дамир, кыстадылар бит, үпкәлибез, диделәр.
-Аларны үпкәләтәсең килмәгән икән, менә булышсыннар сиңа бүген. Җанашым, мин бик чыгып савып керер идем дә бит, көтү киткән шул инде.
Хатыным сораулар яудыра - яудыра тиз - тиз киенә башлады:
-Сыер, сыер кайда хәзер?
-Аны үз вакытында саумасаң күршеләргә кереп китә. Анда аны савалар да көтүгә куалар, инәй шулай өйрәтте. Чөнки кайвакытта, авырып киткәли, сава алмый, күрше хатыны белән шулай килешенгән. Хәзер син бик ашыкма, калган көтү калган инде, тик күршеләргә кереп сыерны саварга кирәк булыр.

Күршеләргә кер дә: “Сәлимә апа, сыерны гына савып чыгыйм әле, инәйнең биле авырта, үзе керә алмый”, - диген.
-Ә сыерны көтүгә куган булсалар?
-Юк, кумаганнар, чөнки Бибинур апа Ак - Буада малайларында кунакта, ә Сәлимә көтү куарга тора алмый. Биле авыртмаганда инәй куа иде дә бит, менә бүген ике йортның көтүе калды инде. Бу сиңа җанашым, айкап - чайкап җибәрү түгел инде.

Чәтнәбикәм кызып китеп:
-Чәйнәдең инде шул бер балык башын! Аңлый алмыйм, сыер ничек нәкъ менә уң як күршегә керә һәм ничек? Ул арт капканы кеше дә көчкә ача бит.
-Кичә ул хәтле эчмәсәң мондый сораулар бирмәс идең дә бит. Ярар аңлатам. Сыерны һәр көнне бер үк вакытта савалар, ул шуңа күнегә. Соңга калсаң җилене авырта башлый һәм ул кычкырып хуҗасын чакыра. Син нәрсә, айдан төшмәгәнсеңдер бит, сездә кычкырмыйлармени?! Ә капканы мөгезе белән келәсен күтәрә дә, башы белән төртеп ача. Бибинур апаларга килгәндә, алар элек түбән очта торалар иде. үзе бик уңган хатын ул, матурлыгы да бар, тик нишләптер кияүгә чыкмаган. Яшь чагында сыер савучы булып эшләде һәм шул вакытта ферма мөдире белән чуалып бер кыз, бер малай тапты. Нигә өйләнешмәгәннәрдер - белмим. Улы Ак - Буага күченеп китте, Бибинур апа кызы белән безнең күршегә килеп төпләнүенә ун еллап бар инде. Түбән очтагы менә дигән йортларын димчеләрнең “бу нигездә торсагыз, кызың да үзең кебек кияүгә чыга алмаячак”, дигән сүзләренә ышанып сатканнар, имеш.

Хәзерге өйләре сәләмә генә. Сәлимәгә 25 яшьләр бардыр, тормышка чыкмаган әле. Бибинур апаның шуңа бик эче поша. Бер кодалап караганнар каравын, тик кияү күңелләренә ошамаган, күрәсең. Шуннан соң сорап килүчеләрне белмим. “Инәй кебек сыер савучы булмыйм”, - дип, Сәлимә Бөгелмәгә чәчтарашлыкка укырга китте. Рус кызлары белән яшәп алты айда татарчасын онытып кайтты. Онытырсың да, ярты ел бит ул!

-Соң ул татарча белмимени?
-Сине аңларлык кына белә. Син үзең дә русчаны яхшы беләсең бит. Казан ягы килене булуыңны онытма - махы бирмә! Башыңа яулык яп, ике сөлге ал. Берсе сыер җиленен сөртергә, икенчесе чиләк өстен капларга. Марля да ярый, үзең кара инде. Чиләк ихата буенда. Бездә чит кешегә апа - абый дип эндәшәләр. Алдыңа алъяпкыч бәйләргә онытма. Ярар, бар, Сәлимә дә торгандыр инде.

-Дамир, бәлки икәү керербез?
-Мин бик керер идем дә, Сәлимәнең теле озын, бөтен авылга сөйләр икәүләп сыер савып йөриләр, дип. Бераз соңрак керермен.
Чәтнәбикәм чыгып киткәч кычкырып көлеп җибәрдем. Минем тавышка инәй торып чыкты:
-Тордыгызмени, балалар?
-Тордык, инәй, тордык. Менә киленеңне Сәлимәләргә сыер саварга кертеп җибәрдем.
-Соң, без сыерны сатканга ике ай бит инде. Кысыр калды да, сөтен дә әз бирә башлады.
-Инәй, мин барысын да беләм.
-Соң, белгәч, нинди сыер саварга җибәрдең? Сәлимәләрнең дә сыерлары юк ләбаса, үгезләре генә бар.
-Нәкъ менә шуңа кертеп җибәрдем дә. Бәлки Сәлимә белән үгез саварга өйрәнерләр, кем белә, - дим көлә - көлә.
-Соң, аның Сәлимәсенә җитеп тә бетми бугай, тукта, ул - бу булганчы киленне алып чыгыйм әле, - дип, инәй җыена башлады.
-Бер кая да бармыйсың. Киленең кешеләр белән аралашырга өйрәнсен. Син аның Чәтнәбикә икәнен белмисең әле. Кара, Сәлимәңне җырлатып чыкмасын. Инәй, бар, тагын бераз черем итеп ал, киленеңә берни дә булмас.

Мин хатыныма сыерның нигә уңга борылганын әйтмәдем, чөнки аның теле озын, я ялгыш ычкындырыр, дип курыктым.
Безнең авылга эшләргә бер яшь ветврач билгеләделәр. Ул Сәлимәнең үгезенең мөгезе пычыранса да аларда булды. Яшь, дип тә әйтмәс идем, бер кырыклар бардыр, хәер, миңа ниемә инде аның яше! Шул маллар докторы килгәндә арба төбендә бер - ике капчык фураж, һич тә булмаса печәне, силосы кайтып тора. Бибинур апа өйдә булмаганда, Сәлимә бер үзе генә курыкмасын, диптер инде, ул аларда кунгалап та кала иде. сыерыбыз элгәре чынлап та шунда ашарга йөрде. Йөрүен йөрде дә бит, тик никтер сөтен бик киметте. Уйласаң, фураж, силос ашап киресенчә артырга тиеш ләбаса! Теге ветврач, дип уйлар идек, юк. Ул әтәйне бик ихтирам итә иде. Әйткән дә булган, керсен, сыерыгыз, ашасын. Мин икесенә дә җитәрлек азык алып кайтам, дип. Инәйнең дә, ветврачыбызның башы авыртканда, дип алып куелган әйбере бетеп тормый. Әтәй әйтә, монда

Сәлимә генә гаепле, ди. Ул Бөгелмәгә укырга киткәнче безнең сыердан да әйбәт сыер булмагандыр. Шуннан чәчләрен чүмәлә кебек өеп, керфекләрен бер ун сантиметрга озынайтып, иреннәрен кып - кызыл итеп буяп, төз басып торганда да трусигы күренерлек итәк, ә аягына ярты метрлы үкчәле туфли киеп, Соняга әйләнеп, унбиш көннән унбиш көнгә кайтып йөри.

Сыерыбыз, мескен, шул “инопланетянка”ны күреп, куркуыннан сөт бирүен ташлаган булырга тиеш. Хәйваннан сорап булмый бит. Әтәй әйтә, Бибинур кызын күргәч сыер сыртларын күтәрә, күзләре зурая, нәрсә эшләргә белми тыпырчына башлый, ди. Харап иткән сыерны, сөте куе иде.

Чәтнәбикәгә әйләнеп кайтыйк. Мин кушканга яулык бәйләп, алъяпкыч киеп, кулына ике тастымал һәм чиста буш чиләк тотып барып керә бу капкадан Сәлимәләр ишек алдына. Күрше ишек алдында тавыклар ашатып йөри торган була.
-Исәнмесез, Сәлимә апай, - дип исәнләшкәч, Сәлимә аның янына килеп кушучлап исәнләшә дә:
-Син, казан килене, миңа апай, дип түгел, Соня дип эндәш. Мин синнән ике - өч яшькә генә олыдыр.
-Дамир шулай әйтергә кушты бит, Сәлимә апай.
-Син, кызый, керәшен кызы түгелдер бит? - ди, ачуы кабара башлаган Сәлимә.
-Нигә алай дисең, Сәлимә апай?
-Соң, башыңда яулык, алдыңда алъяпкыч, аягыңда галош.
-Миңа шулай киенергә Дамир кушты, Сания апай.
Сәлимәнең ачуы тышка бәреп чыкты:
-Сиңа әйттем бит, миңа Соня, дип кенә эндәш, дип!
-Че, бүгеннән үк чтоли, Сәлимә апа?

Минем хатын кайдан белсен инде Бибинур апаларның кушаматы “че” икәнен? Кушаматларын җене сөймәгән Сәлимәнең күзләре ачудан Киркоровныкы кадәр була. Нәрсә әйтергә белмичә тора. азрак үзен кулга алып:
-Ни йомыш белән кергән идең, казан килене?
-Йомыш, дип, мин, ни, сыерны саварга кергән идем.
-Нинди сыерны?
-Каян белим, миңа Дамир аның төсен әйтмәде.

Сәлимә шунда гына Дамирның шаяртуын аңлап алды.
-Ярар соң, болай киенеп кергәч, бәлки, үгез дә сөт бирер. Ә бәлки сезнең якта үгез дә сава беләләрдер, ә?
Чәтнәбикәнең күзләре зур булмасалар да, хәзерге вакытта Алланыкыннан ким түгелләр иде. Ул Соняга инәсенең биле авыртканын, көтүгә йоклап калуларын сөйли башлады.
-Тукта - тукта, ничек биле авыртсын?! Хәзер кем көтү кусын? Урамда көз, казлар суялар. Аларның сыерларын сатканга ике ай бардыр инде, сөтне Хәдичә апалардан алалар. Әйдә, булмаса, Хәдичә апаларга барып сөтне алыйк та, сезгә килен коймагы ашарга керәбез.
-Мин әле коймак пешермәдем.
-Кайгырма, Мәрьям апа иртән үк пешереп куйды инде, сезне уятырга гына жәлләп йөрде.
-Биле авырта, диде бит.
-Болар барысы да Дамирның шаяртуы гына, ахирәт.
-Моның өчен мин аның башына шушы чиләкне киертәм!
Инәй миңа: “Бар әле улым, киленне карап кер, ул - бу булмасын тагын”, - дигәч урамга чыгып өлгермәдем, ике ахирәт кебек көлешә - көлешә капкадан хатыным белән Сәлимә килеп керде.

-Ну, малай, эләгә хәзер сиңа! - дип, хатын чиләген күтәреп килә башлаган иде, эчендәге сөтле банканы күргәч, туктап калды тагын.
-Әйдә, гомерегез озын, син дә аны бер кызык итәрсең әле, - дип, Сәлимә өйгә таба атлады. Көлешә - көлешә үгез сөте белән чәй эчкәч, без югары очка апаларга барырга җыена башладык.
Бер - ике көн айкамыйча - чайкамыйча гына кунак булып, миңа эшкә булганлыктан, кире үзебезгә кайтып киттек.

Гамир Газизов, Яшел Үзән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев