Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чүп түгүнең дә катгый кагыйдәләре һәм нормалары бар

Авылларда элек көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар юк иде. Чагыштырмача күптән түгел алар пәйда булды булуын, әмма анда яшәүче халык ул савытларга нәрсә түгәргә ярамаганын әлегә кадәр тәгаен белеп һәм аңлап бетерми.

Чөнки бу аның канына сеңмәгән, чөнки ул гомер-гомергә чүп-чарын авыл кырыендагы чокырга яки яр кырыена түгәргә күнеккән. Ә хәзер күрсәләр, моның өчен яхшы гына штраф «чәпәргә» мөмкиннәр. Нишләсен авыл агае, рас махсус чүп савытлары куелган икән, йортында булган барлык кирәкмәгән нәрсәсен шунда ташый. Вак-төяктән алып, утынга да ярамаган черек бүрәнәсен дә, бәрәңге сабагын да, алмагач һәм карлыган ботакларын да, хәтта үлгән сарык яки эт түшкәсен дә... Гәрчә ул чүп контейнерларының «синең ташлаган әйберең миңа сыярлык булырга тиеш» дип «кычкырып» торуына карамастан, ватык диванын да китереп атучылар юк түгел. Бу күренеш авыл җирлекләренә генә түгел, шәһәр территориясендәге шәхси секторларга да, күпфатирлы йорт ишегалларына да хас. Вәт йөриләр аннары, чүпкә батабыз, дип. Аны алып китүче техниканың ыргагы бит савытны гына күтәреп бушата, ә тирәсендәге «байлык»ны кем җыярга тиеш? Чүп түгүнең дә кагыйдәләре бар, җәмәгать! Хәзер аларны  үтәмичә ярамый, чөнки үзегезгә үк кыйммәткә төшәчәк.
– Илебездә каты көнкүреш калдыкларына кагылышлы схема 2017 елдан бирле үзгәрешләр кичерә. Хәзер аның әйләнеше белән региональ операторлар идарә итәчәк һәм калдыкларны чыгарган өчен нормативлар буенча түләү кертелә. Ә шәхси йорт хуҗаларына, бу хезмәттән файдаланган өчен, аерым килешүләр төзергә туры киләчәк, – дип аңлатты Яшел Үзән муниципаль районы торак коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гыйрфанов.
– Каты көнкүреш калдыкларын (русча аббр. – ТКО) чыгарган өчен яңа кагыйдәләр буенча кайчаннан түләргә кирәк?
– 2019 елның 1 гыйнварыннан барыбыз да региональ оператор белән килешү төзегән булырга тиеш. Тариф расланып, оператор сайланганнан соң, квитанцияләрдә ТКО әйләнеше хезмәтен күрсәткән өчен аерым түләү барлыкка киләчәк.
– Калдыклар чыгарган өчен кемнәр килешү төзергә тиеш?
– Шәхси торак йортларның, күпфатирлы йортлардагы торак булмаган мәйданнарның (кибет, офис һ.б.) милек хуҗалары, идарә компанияләре, торак милекчеләре җәмгыяте (ТСЖ), торак кооперативлары, әгәр дә турыдан-туры идарә икән – күпфатирлы йорт милекчеләре.
– Мәсәлән, минем көнкүреш калдык­ларым юк (участогымда күмәм яки яндырам). Мин бу хезмәт өчен түләмәсәм буламы?
– Кызганычка, торак йорт милек хуҗалары өчен көнкүреш калдыклары әйләнеше буенча хезмәт күрсәтүгә килешү төзү мәҗбүри. Каты көнкүреш калдыкларын бары тик махсус урыннарда гына тупларга ярый һәм ул тирә-якны саклау, санэпидем норма таләпләренә җавап бирергә тиеш. Яндырганда бүленеп чыккан зарарлы матдәләрне чистарту җиһазы булмаганда, калдыкларны яндырырга да ярамый, бу бигрәк тә I-IV класслы куркыныч калдык­ларга кагыла. Әлеге кагыйдәләрне бозган йорт яки җир милке хуҗаларына штраф яный. Шуңа күрә, региональ оператор белән килешү төзү кулайрак булыр. Монда тагын бер мөһим момент бар: санкцияләнмәгән урында 1 кубометрдан артык  калдык өеме күренсә, әлеге җир хуҗасына аны юк итүне таләп итеп хәбәр җибәрелә. Әгәр дә 30 көн дәвамында ул аны үзлектән юк итеп региональ оператор белән килешү төземи икән, региональ оператор бу эшне башкара һәм суд аркылы җир хуҗасыннан чыгымнарын каплаттыра.  
– Мин беркем белән дә килешү төземәдем, ди, ә миңа квитанция килә. Бу законлымы?
– Әйе, бу законлы. Бәлки, сезнең өчен инде килешүне идарә компаниясе төзегәндер, яки сезгә аны барыбер үзегезгә төзергә туры киләчәк. Баш тартырга ярамый.
– Капиталь ремонт өчен түләмәдем, чүп чыгарган өчен дә түләмәячәкмен, барысы да мошенниклар! – диючеләр дә булыр.
– Андыйларның кәефләрен кырасым килми, әмма калдыклар чыгару буенча килешү төземәгән шәхси йорт милек хуҗаларына 1-2 мең сум штраф салырга мөмкиннәр. Коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны, процентлары һәм дәүләт пошлиналары белән бергә суд аша сезнең Сбербанк карточкасыннан басып калачак­лар. Димәк, барыбер түләргә туры киләчәк.
– Минем фатирда беркем дә теркәлмәгән, ди. Калдыклар чыгарган өчен түләргә кирәк буламы?
– Әйе. Түләү милек хуҗалары исәбеннән яки фатир мәйданыннан чыгып хисаплана. Фатирыгызда яшәмәү – сезне коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдән азат итми, әмма кайвакытта, вакытлыча яшәмәгәндә түләүләргә яңадан исәп-хисап ясау мөмкинлеге бирә.
– Идарә компаниясе йортның гомуми ихтыяҗлары счетына да көнкүреш калдык­лары чыгару өчен түләү кертә аламы?
– Юк, болай эшләргә ярамый. Бу хезмәт йортның гомуми ихтыяҗларына күрсәтелми.
– Күпфатирлы йортның калдыкларын ничек еш алып китәргә тиешләр?
– Тәүлек температурасы +5 һәм аннан түбән булганда – 3 тәүлеккә бер тапкыр. +5 һәм аннан югары булганда – тәүлек саен. Бер ай дәвамында әлеге нормадан тайпылыш 72 сәгатьтән артмаска тиеш. Салкын вакытта чүпне чыгаруны – 48 сәгать, ә җылы вакытта 24 сәгатькә тоткарларга мөмкин.  Санап киткән нормалар белән исәпләшмичә,  каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән очракта, бу турыда үзегез килешү төзегән оешмага хәбәр итегез.
Менә шундый хәлләр! Чүп чыгару гына да күпме кагыйдә үтәүне таләп итә хәзер, ә?! Баш кашырлык һәм теге, бакча башындагы калдыклар өемен ничек юк итәргә инде, дип уйланырлык нәрсәләр бар монда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев