Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чүп мәсьәләсе чүп кенә булса икән

Сездә дә шулаймы соң ул, чүп чиләгенең тулганын сизми дә калам. Көн дә каян шуның кадәр җыела икән дип аптырыйм һич. Юкса, гаилә дә ун кешелек түгел, дүртәү генә. Аның каравы, чүп чиләген түгеп кенә өлгер. Ярый ла контейнерлар йортыбыздан ерак түгел, тиешле хезмәтләр вакытында бушатып кына тора.

Хәзер авыл халкы да шәһәрләшеп бетте. Чүп савыты тулуга контейнерга алып барып кына сала. Әмма кайберәүләр биредә нәрсәләр түгелергә тиешлеген генә аңлап бетерми күрәмсең. Хуҗалыкта кирәкмәгән, артык нәрсә бар, шуның барын да тота да ата. Акчасын түлибез, түксеннәр диләрдер инде. Рәхәт ич, бәрәңге сабаклары да, помидорныкы да, хәтта, уф, язарга да оялам, нәҗесләрен дә чүп савытына ташлаучылар бар икән, җәмәгать. Ә берәүләр мунча миченнән чыккан утлы күмеренә урын таба алмаган, шул сәбәпле Татар Танае ягыннан кайтканда чак кына машинада янгын чыкмый калган. Норлат торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүче егетләргә түземлек кенә бирсен, җитәкчеләре Равил Бәхтияров белән әңгәмә корганнан соң шундыйрак фикергә килдем.
– Авылларда чүп контейнерлары 2013нче елда урнаштырылды, район тарафыннан аларны ташу өчен машина бирелде. Бу яңалыкны халык әүвәл бик үк кабул да итеп бетермәде, ничек инде чүп түккән өчен акча түлисең?! Авыл җирендә аны бит кырга, елга, урман буйларына да чыгарып ташларга була. Бар нәрсәгә өйрәнәсең, халык та чүп чыгаруга күнде. Инде менә алда безне тагын бер яңалык көтә: Албаба станциясе янындагы полигон ябылачак, чөнки аның лицензиясе юк. Шулай булгач, без якын киләчәктә чүп-чарны Казанга ташырга тиеш булачакбыз. Ә бу, үз чиратында, сизелерлек бәяләр артуга китерәчәк, халык кесәсенә сугачак. Бу турыда инде Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы белән сөйләшүләр алып барабыз. Шуңа да үзгәрешләргә халык әзер булып торырга тиеш.
– Норлат торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе бөтенләй чүп җыймаса, нинди картина күз алдына килеп баса?

Тулы язма газетада (№89).

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев