Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чүп үләннәрен алкогольле ысул белән юк итү

Карлар эреп бетү белән бакчада җыештыру эшләрен башлыйбыз.

Барлык үсемлек калдыкларын, чүп-чарны зарарсызландырып, компост  ясау өчен җыеп куярга була.  Чүп үләннәрен, бигрәк тә койма, сарай  буйларында үскән үләннәрне «Ураган форте», «Глифос» яисә «Раундап» препараты белән  эшкәртергә кирәк.
 Америка галимнәре чүп үләнәренә каршы көрәшүнең оригиналь  ысулын уйлап тапкан бит әле. Бер чиләк суга 600 мл  спирт яки  литр ярым аракы өстәргә. Сыйфатсыз көмешкә дә ярый. Менә шул сыекчаны иртә язда бакча участогына бөркеп чыгарга кирәк. Шулкадәр сыекча ике сотый җир эшкәртүгә җитәчәк.
Алкогольле сыекчаны сипкәч, чүп үләне рәхәтләнеп «котырып» үсеп китәчәк. Берничә ай «йоклап» ятачак  орлыклар да  шытып чыгачак. Хәзер инде бакчачыга түтәлләрне  чиста итеп утап кына чыгарга кирәк.  Эшкәртелгән  туфракта икенче елга да  чүп үләннәре  гадәттәгедән бик аз булачак.
Бакчасында бәрәңге үстерүченең төп дошманы  –  сарут. Басу-кырларга махсус гербицид сипсәләр, бакчада исә аның тамырын чүпләп кенә бетереп була. Ә менә эт эчәгесенә килгәндә, аның тамырын күпме генә чүпләсәң дә, бетерү мөмкин түгел. Эт эчәгесен, яшелчәләргә зыян китерми генә, керосин белән юк итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев