Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чәк-чәк пешерәбез

Чәк-чәк-татар милли ризыкларының иң популяры. Риваятьләрдә язылганча, берчакны Болгар ханы бердәнбер улын өйләндерергә карар итә һәм туй өстәлендә җиңел әзерләнә, озак вакыт бозылмый торган һәм үз тәмен саклаучы сый уйлап табарга әмер бирә. Төп шарт-бу ризык һәр бәйрәмне бизәп торырга тиеш.

Аш-су осталары һәм гади халык бик озак уйлый бу хакта. Хан бик күпсанлы ризыкларны татып карый, әмма алар арасыннан көтүче пешергән бер азык - чәк-чәкне генә сайлап ала. Хан яшь парларга менә дигән бүләк - чәк-чәк тәкьдим итә. Ул балаларына бу чәк чәктәге бал сыман бер-берсенә ябышып, күпме борчак бар, шуның чаклы онык бүләк итүләрен, тормышларының һәрчак тауга таба югарыга үрелеп яшәүләрен тели. 
Шул вакыттан бирле татар туйларында һәрвакыт чәк-чәк бүләк итәләр. 
Чәкчәк пешерүнең нинди генә ысуллары юк хәзер, без дә сезгә Гыйльминур Гаянованың рецептын тәкьдим итәбез?Бәлкем, тиздән кунакка барасыгыз бардыр. Күчтәнәч өчен менә дигән инде.

Камыр өчен кирәк: 

1 килограмм югары сортлы он 
1 шешә чистартылган яхшы сыйфатлы көнбагыш мае 
Өшегән 10 йомырка 
Берәр чеметем тоз, чәй содасы 
Болгату өчен агач кашык 

Әзерләү: 

Иң элек өшеп җебегән 10 йомыркага тоз, чәй содасы салып, миксер белән күпергәнче болгатырга. Ике аш кашыгы сыек май, он салып, коймак камырыннан бераз куерак массага китерергә. 

Җәю: 

Барысы да күз белән чамалап эшләнә, әмма төгәл исәпли алсагыз, чәкчәк уңышлырак килеп чыга. Кунага 1 сантиметр калынлыкта он җәелә. Он өстенә 1 сантиметр калынлыкта камыр салына. Аның өстенә тагын 1 сантиметр он җәелә. Өстенә юка ситса каплап, ярты сәгатькә калдырырга. Аннан бер бармак киңлегендәге тасмалар кисеп, аларны вак итеп турарга. 

Пешерү: 

Ике табага чәкчәкне йөздереп пешерерлек итеп май салына. Беренче табаны бармак пешмәслек итеп җылытырга. Камырны пешереп алганнан соң, бу табаны суытырга куярга һәм пешерүне икенче табада дәвам итәргә кирәк. Пешергән вакытта һәрвакыт җылы гына булган май кулланыла. Әлеге ысул белән камырны духовкада да, газ плитәсе өстендә дә пешерергә мөмкин. 

Катыру: 

Ярты литр балга 2 стакан шикәр комы алына. Чәкчәкне өйгәч, өстен матурлап бизәргә онытмагыз!?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев