Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Читтә яшәп, милләтебезне дөньяга таныта

Авылдашым Роза турында яза башлагач та: «Сагынырсың, саргаерсың, читләргә китеп кара», дигән җыр искә төште. Адәм баласының язмышы туганда ук язып куела, дигәннәре дөрестер, күрәсең.

Балалар ясле-бакчасында тәрбияче булып эшләгән Роза Закирова (кыз фамилиясе), югары белем алу өчен читтән торып Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында алты ел укып, филолог белгечлеге ала, фәнни эш җитәкчесе атаклы галимә Фәһимә ханым Хисамова аңа аспирантурада калырга да тәкъдим ясый.

Роза укыган елларда, студент ларга төрек теле тарихын өйрә тү өчен, Төркиядән килгән галим Иклил әфәнде Корбан да бе лем бирә. Тырыш, максатчан шәкертенә булган хөрмәте, йөрәк түрендә кабынган яратуга әйләнә. Яратмаслык та түгел шул Розабызны: кара күзләр, озын кара чәч, сылу буй-сын. менә шулай көтмәгәндә, Төркиягә китеп барды ул. Әле Иклил әфәнде белән туган авылыбызга кайткач, күрешеп, сөйләшкәч: «Яшел Үзән» газетасында «Читтә табылган бәхет», диеп язып та чыккан идем.

Егерме биш ел узып та киткән, хәзер инде Розабыз, алар Әнкара шәһәрендә яши, татар җәмәгатьчелегенә танылган тәрҗемәче, язучы, филолог, иптәше Иклил әфәнде белән Төркиядә милләтебезне таныту эшендә зур хезмәт куялар, татар телендәге тарихи-фәнни мәкаләләрне, язучыларның әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә итәләр. «Без Уралдан, Иделдән» дигән мәкаләләр җыентыгы, быел кабат М. Худяковның «Очерки по истории Казанского ханства», «Идел-Урал корылтае» исемле китапларын иптәше белән бергәләп төрекчәгә тәрҗемә итеп бастыралар.

Шулай ук, Төркиядә чыга торган газета-журналларда да татар тарихы, теле, әдәбияты турындагы язмалары басылып тора. Иклил һәм Роза Корбаннарның гаиләсе Татарстаннан килгән милләттәшләребез белән очрашулар уздыра, репрессия вакытларында, элегрәк елларда да азатлык эзләп киткән язучы, шагыйрьләрнең каберләрен барлап, искә ала. Бик еш кына халыкара гыйльми конфе ренцияләрдә чыгыш ясыйлар. «Илебездә калган булсам да, гыйльми эшләр бе лән шө гыльләнгән булыр идем», – ди Роза. «Үзеңне бәхетле, дип, саныйсыңмы, таптыңмы бәхетеңне?» – дигән соравыма ул болай дип җавап бирде.

– Мин яраткан язучым Фәнис Яруллинның «Туган ягы кирәк кешегә», дигән шигъри юлларын гел күңелемнән сөйләп йөрим. сагындыра билгеле, гомер әнине, энекәшемне сагынып, җирсеп үтә... Ә болай бәхетле мин, яраткан гаиләм бар, улым Ирекнең уңышлары шатландыра, ул техник университетта авиация һәм космос инженеры белгечлегенә укып, кызыл дипломга ия булды, укуын хәзер докторонтурада Америкада дәвам итәчәк, өч тел белә, татар телен дә өйрәтеп үстердек. Үзем дә тик тормыйм, бүгенге көндә ТАССРның 100 еллыгына багышланган язмаларны тәрҗемә итәм. Гаиләдә татарча гына сөйләшәбез, Иклилнең әнисе татар хатыны Мәкъсүдә исемле, әтисе уйгыр булган, әнисе ягыннан бабасы Тукайны да күргән, – дип сөйли Роза.

Табигатьтә алтынсу яфраклар коела башлаган иң матур мәлдә авылдашым Роза үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә, читтә яшәп милләтебезне дөньяга танытып, горурланып яши ул. Алда уңышларың күп булсын, бәхетле бул Роза!

Розалия Ибраһимова.
Норлат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X