Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чит кешенең QR-кодын күрсәткән татарстанлыларны эре штраф көтә

Яңа Covid-чикләүләр кертелгәннән соң теләсә кайсы кафега һәм теләсә нинди сәүдә үзәгенә бары тик QR-кодлар буенча гына кертәчәкләр. Аларны шәхесне раслаучы документлар белән чагыштырачаклар.

Бу хакта "Татар-информ" матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

 

"QR-кодны паспорт мәгълүматлары белән генә чагыштыралар. Югыйсә, без бер-беребезгә QR-кодлар җибәрәчәкбез һәм саклау хезмәтләре хезмәткәрләре шуларны сканировать итәчәк", - дип билгеләде төбәкнең баш санитария табибы.



Чит яки ялган QR-код биргән өчен Җинаять кодексының 327 маддәсе буенча җәлеп итәргә мөмкиннәр, аның буенча хокук бозучыга 80 мең сумга кадәр штраф, ярты елга кулга алу яки ике елга кадәр мәҗбүри эшләр яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев