Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чит ил урынына - Татарстанга: Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты “отпускникларга” киңәш бирде

Республикада чит ил курортларына альтернатива булырлык яхшы урыннар күп, дип саный Иванов.

Корнорнавирус таралу сәбәпле, Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «отпускник”ларны чит ил урынына Татарстанда ял итәргә чакырды. Бу хакта ул журналистлар белән очрашуда сөйләде.

"Хәзер ялны чит илдә тәкъдим итү бик авыр, мин һәрвакыт Татарстанда ял итәргә тәкъдим итәм. Монда кызыклы һәм матур шәп урыннар күп, шуңа күрә Татарстанда ял итегез, - дип билгеләп үтте Иванов, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе соравына җавап биреп.

Аның сүзләренчә, хәзер бөтен дөньяда туристлык тармагы коронавирус аркасында зур югалтуларга дучар була. Якын арада республика тарафыннан туристик компанияләргә дәүләт ярдәменең мөмкин булган чараларын табу планлаштырыла. Элегрәк «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты Кытай, Көньяк Корея, Италия һәм Иранга юлламаларны сатуны тыю турында искә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев