Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чөгендер пешерәбез

Чөгендер- салат өчен кулланыла торган иң популяр яшелчә. Винегрет яки тун астындагы сельд кебек кабымлыклар составына керә ул.

Билгеле булганча, чөгендер салатларда пешкән килеш кулланыла. Гадәттә, әлеге тамыразык озак кайный, әмма кайбер аш-су серләрен белсәң, пешерүнең вакытын 2-3 сәгатьтән 10-45 минутка кадәр кыскартырга мөмкин. 
Беренче ысул. Чөгендерне баштан 30 минут пешерергә, ә аннары аны 15 минутка кран астына нык салкын су астына куеп торырга. Температураларның кискен алмашынуы, чөгендерне әзерлек дәрәҗәсенә җиткерәчәк. Моннан тыш, шул рәвешле пешерелгән чөгендерне чистарту да күпкә җиңелрәк булачак. 
Икенче ысул. Чөгендерне микродулкынлы мичтә пешереп алу. Болай әзерләнгән тамыразык күпкә файдалырак, чөнки бар витаминнарны да үзендә саклап кала. Яшелчәне әзерләү өчен җиде минуттан алып егерме минутка кадәр вакыт китә. Шуны онытмыйк, хәзерләнү вакыты татлы тамырның зурлыгына һәм микродулкынлы мичнең куәтенә бәйле. Иң элек, чөгендерне юарга, берничә урыннан чәнечке белән тишкәләргә, микродулкынлы мич өчен яраклы булган савытка урнаштырырга һәм капкач белән ябарга кирәк. Эре тамыразыкны әзерләү вакытын кыскарту өчен дүрт өлешкә бүлү киңәш ителә. Чөгендерне микродулкынлы мичкә, тулы куәтенә 7 минутка куярга кирәк. Шул вакыт үткәннән соң, татлы тамырны әзерлеккә тикшерергә була. Әгәр чәнечке чөгендергә бик җиңел кереп китә икән, димәк, ул әзер. Яшелчә әзер түгел икән, аны микродулкынлы мичкә тагын 5 минутка куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев