Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чәчәкләрне кышка әзерләдеңме?

Күпьеллык чәчәкләрне кышка әзерләү өчен иң кулай чор хәзер.

Октябрь-бакчада үстерелгән күпьеллык үләннәрне кышка әзерләү өчен иң яхшы вакыт. Гладиолус суганчасының кабыгы җете-көрән төскә кергән икән, димәк, аны җирдән казып алу вакыты җиткән дигән сүз. 
Беренче кыраулардан соң ук дәлиянең (георгин) бүлбеләрен сәнәк белән казып алырга кирәк. Сабакны 15 сантиметр калдырып кискәч, бүлбеләрне җирдән арындырырга . Берничә көнгә бүлбеләрне алар кипсен өчен караңгы җирдә, газеталарга салып куярга кирәк. Аннары аларны ком тутырылган тартмаларга салырга да, базга чыгарып куярга була. Гладиолус, дәлия кебек чәчәкләрнең бүлбеләрен вакыт-вакыт тикшереп торырга киңәш ителә. Чери яки йомшара барганнарын ташларга кирәк 
Хризантемалар, лилия, пион чәчәкләрен төбеннән үк кисегез һәм аларның төбенә тиресе сибегез. Һава торышы нык суытканнан соң, аларны туфрак белән күмәргә дә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X