Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чәчәкләр ясаучы Алинә

Ул үзен юктан бар ясаучы, матурлык тудыручы, дип саный. Әйе, теләк булганда, үз алдыңа максат куеп, әллә нинди һөнәрләр үзләштеререргә мөмкин. Үз- үзеңне үстерүдә киртәләр юк. Интернет колач җәйгән заманда бигрәк тә. Ялкау булмаска гына кирәк.

Журналист булырга хыялланса да, Олы Карагуҗа кызы Алинә Яруллина биология укытучысы белгечлегенә укый. Соңрак инглиз телен, тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен үзләштерә. Өч дипломлы педагог ул! Укып бетерүгә Олы Якенең иң уңган, авылын өзелеп яратучы Зөлфәткә кияүгә чыга. Мәктәпкә эшкә урнаша.

Бүгенге көндә инглиз, немец теле, җәмгыять белемен укыта, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Гаилә корып, ике ай әти-әниләре белән яшәгәннән соң, аерылып чыгалар, иске йортны яңартып, мунча, гараж, каралты-кура салып бетереп киләләр, авыл тормышына баш-аягы белән чумалар. Күпләп мөгезле эре терлек асрыйлар, бакчасында яшелчә, җиләк-җимешен үстерәләр. Ул һәм кыз тәрбиялиләр. Кыскасы, күп гаиләләр кебек, булсын дип, тырышып-тырмашып яшиләр. Әмма Алинәнең кайдадыр күңел читендә бер нәрсә тынгылык бирми. Гаилә, өй мәшәкатьләре, мәктәп, укучылар... Эше тавык чүпләп бетерә алмаслык булса да, нәрсәдер майтарасы килә аның.

– Минем гел үз эшемне булдырасым килде. Авыл җирендә бу хыялымны тормышка ашырып булмас, дип тә шикләндем. Әмма тәвәкәлләдем. Эзләнә торгач, ике ел элек, интернетта таптым мин аны. Кулдан ясалган чәчәкләрне күреп, түләүле мас тер-класска язылдым. Һәм нәкъ менә түләүле дәресләр күпкә әйбәтрәк тә, аларның үз изюминкасы бар диимме? Кирәкле материал исемлеге элегрәк су буе булса, хәзер эшне җиңеләйтәм, ул кимеде. Менә шулай үзем өчен эшли башладым, – ди Алинә.

Сыйныф җитәкчесе буларак, аның чыгарылыш кичәсендә залны матур итеп бизисе килә һәм изолоннан (Ижевск заводы җитештерә, экологик яктан зыянлы түгел, исе юк, температурага чыдам, судан курыкмый) роза чәчәкләре ясый. Электрика белән дә эшләргә өйрәнә. Башта ярдәмгә ире Зөлфәтне көтеп утырган булса, хәзер ул бу өлкәдә судагы балык кебек. Шулай да, яңа алымнар өйрәнүен, камилләшүен дәвам итә. Яңалыклар туып кына тора, заман белән бергә атларга кирәк. Һәм бүген ул курыкмыйча эшли, чөнки узган ел көзен үзмәшгуль булып теркәлә.

(Язманы тулысынча газетабызның 25нче санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X