Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Чәчәкле ишегалды – 2021» бәйгесе башланды

Кадерле дуслар! «Чәчәкле ишегалды–2021» традицион бәйгесен үткәрер вакыт җиткәнен шатланып хәбәр итәбез!

Без сездән чәчәк композицияләре һәм гадәти булмаган клумбалар төшерелгән фотография ләр кабул итәбез. Кемдер инде үз фотоларын җибәрә дә башлады, калганнарын көтәбез. Конкурс турында тулырак мәгълүматны газета һәм сайт битләрендә соңрак бастырачакбыз.

Ә бәйге традицион булганга, бер генә шарт мөһим булып кала – чәчәкләр йорт яны участогын, урамны бизәргә тиеш, ягъни бакча эчендәге гүзәллек моңа керми.

Өй алдында булса да, ул узып баручыларга күренеп торырга тиеш.
#чәчәклеишегалды2021ЯҮ хештегы белән фотоларыгызны ВК һәм инстаграм директына яисә yashel_uzen@mail.ru почтасына юллагыз.

Үз фамилиягезне, исемегезне һәм чәчәк атучы бакчагызның кайсы җирлектә булуын да язарга онытмагыз. Исегезгә төшерәбез, конкурс та аерым номинациядә район мәктәпләре, бакчалары һәм социаль учреждениеләре катнаша.

Барыгызга да уңышлар телибез һәм фотогра фияләрегезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев