Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чәчәк үстерүчеләрне мал-туар куркытмый

Район башлыгы призына «Яшел Үзән» газетасы оештырган  «Иң яхшы ишегалды» бәйгесе дәвам итә. 

Төп максатыбыз – авыл урамнарын да чәчәккә күмү. Һәм редакциябезгә газета укучылардан еш кына «Авыл урамында чәчәк үстерә алмыйбыз, сарыклар, кәҗәләр ашап китә», – дип тә зарланып шалтыраткан хәбәрләр килеп ирешә. Аңлыйбыз, шуңа күрә авыл бит инде ул. Хуҗасыз мал-туарлар урамда йөрергә тиеш булмаса да, көтүгә чыга һәм кайта торган терлекләр дә бар бит әле. Әмма чәчәк үстерергә яратучылар ничек тә җаен таба. 
Районыбыз авыллары буенча йөргәндә өй алдына койма белән әйләндереп алып, гөлбакча ясаган урыннарны күп очраттык. Рус Әҗәлендә яшәүче Бикмуллиннар гаиләсен генә алыйк әле. Хуҗабикә Гүзәл үлеп китеп чәчәкләр үстерергә ярата һәм өй алдында аларның нинди генә төрләре утыртылмаган. Үзләренең хуҗалыкларын гына бизәп калмый, ә бөтен авылдашларына ямь тарата алар. Әгәр дә сездә шундый гүзәллек бар икән, үз капка төбегезнең фотосын редакциягә юллагыз. Май аенда салкын булу сәбәпле, фотолар аз килде.Фотолар өч ай дәвамында – июнь, июль, августта кабул ителә. Бүләкләр күпләрне кызык­тырырлык. Шәп мөмкинлекне сез дә кулдан ычкындырмагыз. 

Бәйгедә катнашуның төгәл кагый­дәләре белән биредә (yashel-uzan.ru) таныша аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев