Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чәчәк бизнесы королевасы Валя әби яки ничек итеп 4500 доллар акча эшләргә?

Кызыклы тарих күңелемә кереп китте. Интернет киңлекләрендә алар күп, әмма бусы нык истә калды. Һәм сезнең белән уртаклашасы килде.

Әлеге хәл бик зур складта булды, ул берничә дистә кибеткә хезмәт күрсәтә иде. Шәһәрнең төп проспектларының берсе янында урнашкан бинага . чәчәкләр һәм яшеллек тутырылган машина фуралары йөреп кенә тора. Килгән тауар бушатыла да, китерелгән бар чәчәк эшкәртүгә китә. Әлбәттә, алар арасында бракка чыгарылганнары да бар, әлеге чәчәкләр тутырылган әрҗәләрне читкә куялар, саныйлар, списать итәләр һәм алга таба утильләштерү өчен аерым бер тартмаларга саклауга куялар.
Мөлаем, йөзеннән елмаю балкучы, чип- чиста яулыгын кигән Валя әби складка көн саен килә иде. Кулында һәрчак безнең өчен үзе пешергән тәмледән -тәмле пәрәмәчләр, морс-компотлар төягән хуҗалык сумкасы булыр. Без аңа шулкадәр күнектек ки, аны эшебезнең бер өлеше буларак кабул итә идек, ашап туймаслык камыр ашлары белән сыйлаган арада, бракка чыгарылган тауар турында сүз уңаеннан сөйләдек.
Ул сумкасыннан кечкенә генә җәелмә урындыкчыгын алып иҗат итүгә керешә иде. Пластмасс стаканнар, газета өземтәләре, пергамент кәгазьләр, йон җепләре аңа ярдәмгә килә. Борын астыннан нидер көйли- көйли, сумкасына бер-бер артлы кечкенә һәм бик матур. үзенчәлекле чәчәк бәйләмнәре урнаштырыла, аларны берәүләр крафт дип атый. Алар төрледән-төрле,, бик җыйнак һәм назәкатьле.
2-3 сәгать эчендә Валя әби шундый берничә дистә бәйләм җыярга өлгерә һәм җыйнаклап сумкасына сала иде. Җитмәсә, сумкасы да махсуслаштырылган, картон бүлгечләренә бүленгән. Мин шәхсән үзем болар чәчәк бәйләмнәре сытылмасыннар өчен кирәк дип саный идем.
Шаһитлар күзлегеннән яки минем ялгышуым...
Валя әби склад хезмәткәрләре белән иртәнгә чаклы хушлашып китә иде. Еш кына сумкасын күтәрергә аңа оныгы Славик булыша.
Склад янында гына бик озын чыгу юлы булган метро станциясе бар. Валя әбиегез бездән туры шуңа юнәлә. Ни өчен дип уйлыйсызмы? Шул кечкенә бәйләмчекләрне биредә узып китүчеләргә сата иде әбиебез.
Иң кызыгы!
Ул метродан чыгу юлына баса һәм тораташ ката.
Ул беркайчан да утырып сәүдә итми.
Ул кулында чәчәкләр тотмый.
Ул ерактан ук узучыларны игьтибар белән күзәтә, нәкь менә чыгып килүче парларны гына барлап ала.
Аның ничек "бизнес" алып баруын мин очраклы рәвештә күреп алдым, һәм таң калдым,. Хәтта әбинең оста итеп сәүдә итүен карар өчен берничә тапкыр махсус төшә идем бирегә.
Ерактан ук парны күреп ала, шулчак кулы белән сумкасына төшеп китә. Аныңча, бу парга ярашлы бәйләмне салынган бүлемнән ала да, күзен аска төбәп яшьләрнең килүен көтеп тора. Берничә адым җитәрәк, ул күзен өскә юнәлтеп ир-атның күзенә туп-туры карый да, аларга таба ярты адым ясый. Һәм яртылаш борылып парга әзерләп куйган чәчәк бәйләмен суза: - Егеткәй, шундый гүзәл кызның нибары 100 сумга гына күңелен күтәрегез, - дип мөрәҗәгать итә.
Кыскасы!
Егетләр гипнозга тарган сыман,тиз генә кесәсеннән 100 сум алып аңа сузалар. Кулларында шул арада гөлчәчәк яки хризантемалы чәчәк бәйләмнәре пәйда була, юлдаш кызларының йөзләрендә елмаю җәелә, Ә Валя әби чираттагы бәйләмчек "корбанын" эзли башлый))
Ә хәзер, әйдәгез, санап карыйк:
Ул көнгә 30-60 бәйләмчек сата ( оныгы Славик сүзләре буенча, ял көннәрендә ул сан хәтта 100 гә кадәр җитә). Бәясе-100 сум. Көнгә уртача 40 чәчәк бәйләмен алыйк:
40х100х30 көн = 120 000, яки елның 4600 доллар курсы буенча, бу вакыйгалар тасвир ителгән ел турында әйтәм.
Менә шундый эшмәкәр әби ул)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X