Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЧӘЧҮ БЫЕЛ АВЫР БАРА

Аграр ел, уңыш җыеп алу белән көзен тәмамлана һәм кырларга беренче трактор керерлек булгач, язын кабат башлана.

Дөрес, быел ул ярыйсы гына тоткарланды, кырлар кар катламыннан гадәттәгегә караганда ике атнага соңарып арчылды. Шуңа күрә, механизаторлар өчен һәр явымсыз көн генә түгел, һәр сәгать кадерле. Алар, «язның бер көне ел туйдыра» гыйбарәсен исләрендә тотып, көнне төнгә ялгап тырышып эшли.

– Язгы чәчү быел без теләгәнчә генә бармый, хәтта авырлык белән башкарыла дисәм дә ялган булмас. Без аңа хәлдән килгәнчә әзерләндек. Финанс җиткән кадәр запчастьләр сатып алып, техниканы карадык. Волгоградтан ике самолет китертеп җирләрне 100 процент тукландырдык. Чәчүлек орлыклар һәм ашлама җитәрлек, – дип сүз башлады Көньяк Идел аръягы ширкәте җитәкчесе Ислам Закиров. – Әмма җир әле өлгермәгән, юеш. Тракторлар бата, шуңа эш тә тоткарлана. Кукурузны планлаштырган мәйданнарга чәчә алмыйбыз, бүгенге көндә трактор керерлек участокларны сайларга мәҗбүрбез, чөнки әлеге орлыкны вакытында җир куенына тапшырырга кирәк, юкса ул өлгерми. Менә шулай килеп туган мәсьәләләрдән чыгу юлларын табып, язгы кыр эшләрен тулы күләмдә алып барырга тырышабыз.
– Сүз уңаеннан халыкны кызыксындырган сорауны да биреп китәсе һәм аңлаешлы җавап ишетәсе килә. Ислам Искәндәрович, кырларда урылмыйча калган көнбагыш турында ни диярсез?
– Көнбагыш һәм кукуруз көньяк культураларга керә һәм безнең климатта һава шартлары уңай булганда гына өлгерә. Ә узган ел, белгәнегезчә, салкынча булды. Алдан чәчкәннәренә, туфрак–6 градуска кадәр суынып, салкын тиде һәм үсә алмыйча авырып утырдылар. Соңрак чәчелгәннәре өлгерә алмады. Күп өлешен март аенда урып алдык, ә калган 300 гектарны чәчү беткәч урачакбыз һәм ул мәйданнар пар җирләре буларак ял итәчәк, аннары аларны эшкәртеп көзге бодай чәчеләчәк.
– Быел нинди дә булса элитный сортлы яңа культуралар чәчүне күз уңында тотмыйсызмы?

Тулы материалны газетаның җомга санында укый аласыз (№35).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн районы язгы чәчү