Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Чайка" "Заман"га әвереләчәкме? Яшел Үзән лагереның яңа концепциясе

Яшел Үзән районына эшлекле сәфәр белән Татарстан яшьләр эшләре министры килде. Дамир Фәттахов ике балаларны савыктыру лагерен – “Муса Җәлил” һәм “Хыял”ны (“Мечта”) карады.

Монда министр район җитәкчесе Михаил Афанасьев белән очрашты. Лагерьны төзекләндерү мөмкинлекләре, шулай ук, "Чайка" лагерен агымдагы реконструкцияләү мәсьәләсе буенча фикер алышынды. ⠀

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ремонт тәмамланганнан соң лагерьның йөзе генә түгел, аның концепциясе дә үзгәрәчәк.

- Лагерьда 9 корпус булачак. Аларны республика территориясендә яшәүче халыклар бәйрәмнәре хөрмәтенә атарга дигән тәкъдимнәр бар. Бәлки, бу Сабантуй, Май чабу, Петрау һ.б. атамалар булыр. Әгәр дә без амфитеатр - җыелу урыны турында сөйләсәк, аны тынычлык символы буларак түгәрәк формасында ясасак яхшырак булыр. Ашханәдә милли кухня көннәре үткәрергә, милли һөнәрләр остаханәләре ясарга кирәк. Хәзер барлык тәкъдимнәр буенча фикер алышу бара, - дип сөйләде Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров.

Ул, шулай ук, билгеләгәнчә, концепция алмашыну сәбәпле, хәзер лагерь өчен күпмилләтле Татарстанны чагылдырырлык башка исем дә карала. Лагерьны, вакыт, чор мәгънәсен белдерүче “Заман” дип атарга тәкъдим ителә, әмма хәзерге вакытта исем алыштыру буенча фикерләшү бара.

Лагерь 250-270 урынга исәпләнгән. Быел килеп туган икътисади вәзгыять аркасында лагерьны ачу 2021 елның җәенә күчерелде. ⠀

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев