Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чал тарихлы Норлатым

Якташыбыз, танылган этнограф, мәгърифәтче Каюм Насыйриның «Сайланма әсәрләр»енең – 2 томына кергән Зөя өязе авыллары тарихы буенча безнең Норлат авылы XV гасырларда барлыкка килә.

Бөек галим язып калдырганча, күрше Мулла Иле авылының зиратында плитәдән эшләнгән кабер ташы табыла, бу таш Норлат зиратындагы таш иясенең, ягъни Тәвәккәлнең әүвәлге хатыны булырга кирәк, ул хатын Рәҗәп Солтан булып Мулла Иленә килеп вафат булгандыр, диелә. Бу ташның язылганына 380 еллар, безнеңчә 1493 елларда язылган була. Ә Норлат авылы турындагы икенче белешмә ханның кулъязма китабында сакланган, 1563 елда тау ягындагы Норлат һәм башка авылларның аның карамагында икәне язылган була, бу турыда якташыбыз филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Гомәр Саттаров та язып чыкты: «Зеленодол районындагы Норлат авылы (элекке Норлат районының үзәге) исеме «Список с писцевой и межевой книги г.Свияжска и уезда Н.В. Борисова и Д.А.Кикина 1565-1567 гг» (Казан, 1909, 133 б) дигән җир кенәгәсендә «Нурдулатово-Нур Даулет-Нурлат» рәвешле язылышы, «что была царевская деревня Магомет Анжеева». Ул XV гасыр азагы һәм XVI гасырның беренче чирегендә ике мәртәбә Казан ханлыгы тәхетендә утыр­ган Мөхәммәтәмин хан авылы булып саналган. Авылыбызның элеккеге исеме Нур-Булат, дип йөртелгән (Татарстан АССРның тарихында исә, Нур-Дәүләт диелгән).  Унбишенче гасыр­да Болгар дәүләте халкы татар-монгол эзәрлекләвеннән качып башка җирләргә качып китәләр, күбрәк Зөя яры буендагы түбәнрәк урыннарга.Шушы болгарлардан торган кечерәк төркемнәр җирле халыкны көч белән буйсындырып бергә дә, аерым поселоклар төзеп тә яши башлыйлар. Нур-Булатлар гаиләсе дә 1400-1450 елларда Иделнең сул як ярыннан, тау ягына күчеп килә. Ул вакытларда Норлат авылы урынында бик куе, калын урманнар үсә, якында гына елга ага, чишмәләрнең дә исәбе булмый, бәлки тормыш итәр өчен бар яктан килгән урын булганга, гаилә биредә төпләнеп кала, алардан күрә татар-монгол изүеннән качып тагын башка гаиләләр дә килеп кушыла.Авылның исеме Нур-Булаттан, (бу) иҗеген төшереп калдырып русча Нурлаты (Норлат), дип атала башлый. Норлат авылы 1552 елда Казан ханлыгы составында булып, Россия империясе тарафыннан яулап алына. Бу елларда татарларны көчләп чукындыру, урыслаштыру бара, әмма безнең авылда керәшеннәр булмаган.

Розалия Ибраһимова.
Норлат
 

Язманың дөвамы газетаның чәршәмбе санында (№90).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев