Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чагин Конституциягә төзәтмәләр турында: Алар эшче һөнәрләренең абруен күтәрергә ярдәм итәчәк

Илнең төп законында, Россия Федерациясе гражданнарының хезмәтен хөрмәт итә һәм аларның хокукларын яклауны тәэмин итә, дип күрсәтеләчәк.

Конституциядә булачак төзәтмәләр эшче һөнәрләренең абруен күтәрергә тиеш. Мондый фикерне «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә «КАМАЗ-Автоспорт» НП директоры Владимир Чагин белдерде.

"Тулаем алганда, мин Конституцияне яңарту кирәклеген күрәм, ул күптән һәм күчеш вакытында барлыкка килгән иде, ә хәзер, икътисад һәм сәяси строй алга киткәннән соң, моңа зарурлык туды. Мин бу юнәлешне хуплыйм. Әлбәттә, бу төзәтмәнең төп максатларының берсе - эшче һөнәрләренең популярлыгын күтәрү, дип саныйм. Бу безгә җитештерү вәкилләре буларак мөһим. Мин спорт дөньясыннан булуыма карамастан, без үзебез спорт инвентарьларын ясыйбыз. Җитештерү коллективы булганлыктан, без боларның барысы да эшче һөнәрләренең абруен күтәрүгә ярдәм итәчәк, дип әйтә алабыз ", - дип билгеләде агентлык әңгәмәдәше.

Ул, шулай ук, төзәтмәләрнең бер өлешен хуплады, анда эш бирүче, реаль яшәгә мөмкинлек бирерлек суммадан түбәнрәк хезмәт хакы билгели алмаячак диелә.

«Бу шулай булырга тиеш. Эш бирүченең гадел булмаган карары үз эшчесен начар шартларда яшәргә мәҗбүр итәргә тиеш түгел. Бу бигрәк тә үзизоляция чорыннан соң мөһим булачак. Хәзер дөнья икътисады һәм ил икътисады какшаячак. Моңа кадәр булган планнар актуальлеген югалтачак, икътисадны яңадан торгызу мәсьәләсе килеп басачак. Бу бигрәк тә, без гадәти тормышка әйләнеп кайткан чорда мөһим булачак ", - дип ассызыклады Чагин.
Исегезгә төшерәбез, хәзер илнең Төп законында турыдан-туры: «Россия Федерациясе гражданнар хезмәтен хөрмәт итә һәм аларның хокукларын яклауны тәэмин итә», дип язылачак.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Конституциягә төзәтмәләрне ТР Дәүләт Советы депутатлары хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев